Җирле хакимият законнар чыгару эшендә актив катнашырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 12:58

Бүген депутатлар Татарстан Республикасы законнары торышы турында фикер алыштылар, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте. ТАССРның 100 еллыгына багышланган доклад республикада закон чыгару эшчәнлегенең төп этаплары турында белешмәләр бирә.

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, парламентның закон чыгару эшчәнлегенең нәтиҗәләрен гомумиләштерү республиканың икътисадый, иҗтимагый һәм сәяси тормышының мөһим юнәлешләрен законнар белән җайга салуның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен кирәк.

Доклад 6 бүлектән тора. Беренче бүлек 1920-1990 елларда дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары һәм Татарстан АССР законнары барлыкка килүнең һәм аларның үсешенең тарихи аспектына кыскача күзәтү, икенче бүлек - 1990 елдан 2020 елга кадәр парламентның закон чыгару эшчәнлеген анализлауга багышлана.

Мәсәлән, 1990 елдан Татарстан Республикасы Югары Советы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан беренче - алтынчы чакырылыш чорында 2247 закон кабул ителгән. Шулардан нигез законнар - 858, үзгәрешләр кертү турындагы законнар - 1389. Җиде кодекс кабул ителгән һәм алар гамәлдә.

1990 елдан 2020 елга кадәр закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Юрий Камалтынов парламент тарафыннан кабул ителә торган законнарның саны елдан-ел арта бара. Беренче чакырылышта (1995 - 1999) – 25,  икенче чакырылышта (1999 - 2004) – 55, өченче чакырылышта (2004 - 2009) – 75, дүртенче чакырылышта (2009 - 2014) – 100,  бишенче чакырылышта – 100,  2019 елның сентябреннән эшли башлаган парламентның алтынчы чакырылышында 73 закон кабул ителгән.

1990 елдан 1999 елга кадәр чорда Татарстан Республикасының үз законнары барлыкка килде. Бу вакытта республиканың яңа дәүләт хокукый статусын беркетүче законнар кабул ителде, беренче чиратта, 1992 елда кабул ителгән ТР Конституциясе. Әлеге чор башлыча база законнарын кабул итү белән характерлана. Әлеге чорда закон чыгару эшчәнлегенең үзенчәлеге булып кайбер республика законнарының федераль законнарга карый алданрак кабул ителүе.

II чакырылыш Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге 1999 елның мартыннан башлап республикада төбәк законнарын федераль законнарга туры китерү процессының гомумроссия йогынтысында гамәлгә ашырылды. Татарстан Республикасы законнары кабул итү динамикасының хәзерге этабында шулай ук гомумроссия законнар тенденцияләрен чагылдыра.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы 573 закон кабул итте, шуларның 130 ы база законы, 443 закон үзгәрешләр кертү турында. Әлеге чорда республика законнарын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре булып Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең стратегик бурычларын билгеләү һәм хәл итү, граждан җәмгыяте институтына ярдәм итү торды.

ТР Хөкүмәте закон чыгару инициативасы хокукын кулланучы иң актив субъект булып кала бирә (48%).  Шулай ук депутат инициативалары, Дәүләт Советы Президиумы һәм Дәүләт Советы комитетлары инициативаларын зур күпчелекне тәшкил итә.

Юрий Камалтынов җирле үзидарә органнарының закон чыгару инициативасы хокукын бик актив файдаланмауларын билгеләп үтте.

Парламент Рәисе урынбасары әйтүенчә, Татарстан Республикасы законнары мониторингы, барыннан да элек, законнарның гамәлдә булу нәтиҗәлелеген билгеләү максатларында уздырыла һәм республика законнар базасын камилләштерүнең мөһим элементы булып тора.

Законнарның коррупциогенлыгына мониторинг аеруча мөһим. Моннан тыш, республика закон проектлары интернетта җитди фикер алышуга чыгарыла.

Докладчы искәрткәнчә, Дәүләт Советының барлык комитетларында да дәүләт органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр вәкилләре кергән эксперт советлары эшли.

Докладның структурасына килгәндә, 3-5 бүлекләр законнар тармакларына багышланган. Алтынчы бүлектә РФ ФС Дәүләт Думасына кертелгән закон чыгару инициативаларына һәм аларны карау нәтиҗәләренә анализ бирелде.

ТР Дәүләт Советы тарафыннан РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы тәртибендә 111 федераль закон проекты кертелгән, шуларның 13е федераль законнар буларак кабул ителгән. Хәзерге вакытта РФ ФҖ Түбән палатасында республика парламенты тарафыннан инициацияләнгән федераль законнарның 5 проекты бар. Алар төрле стадияләрдә.

"Республика законнары иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә кагыла, ә Татарстан бик тиз үсә торган регион булганлыктан, бу республика закон чыгаручыларының төп юнәлешләренең даими үсешен таләп итә һәм Татарстан Республикасы парламентының җаваплылыгын арттыра", - дип йомгаклады сүзен Юрий Камалтынов.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетларның закон чыгару эшендә катнашуының мөһимлеген билгеләп үтте һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга закон чыгару инициативасы хокукын активрак кулланырга мөрәҗәгать итте, чөнки җирле хакимият органнарыннан башка беркем дә аларның дәрәҗәсендә булган проблемалар турында яхшырак белә алмый, шул исәптән закон чыгару дәрәҗәсендә дә.

РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләр нигезендә муниципалитетлар статусы сизелерлек арта. Илнең Төп законына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә федераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдә йөзләрчә кануннарны яңадан карау таләп ителәчәк, анда, һичшиксез, муниципаль органнарның активлыгы сорала.

«Бу безгә таянырга тиешле резерв», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International