Алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында законга үзгәрешләр кертелде

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе, 12:20

Бүген Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын карады, документны  Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тәкъдим итте.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, закон проекты күпфатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы учреждениеләрендә алкоголь сатуны җайга сала. Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән үзгәрешләргә караганда, мондый объектларда алкоголь продукциясен ваклап сату гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган хезмәт күрсәтү залы булганда гына рөхсәт ителә. Закон проекты беренче укылышта кабул ителгәннән соң документ тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр кертү өчен муниципалитетларга җибәрелде.

Закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә Дәүләт Советының профильле комитеты тарафыннан, әгәр халык саны 500 меңнән артык кеше булган моношәһәрләрдә хезмәт күрсәтү залының мәйданы 100 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш дигән төзәтмә әзерләнде. Бу Чаллы шәһәренә кагыла.

Дәүләт Советы депутатлар Роман Мугерман һәм Илдар Шамиловның республиканың барлык муниципалитетларына да хезмәт күрсәтү залының мәйданы 100 квадрат метрдан ким булмаска тиеш дигән таләп куелырга тиеш дигән тәкъдимнәрен  кире какты.

Шул рәвешле, парламент "Татарстан Республикасы  территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" ТР Законына үзгәрешләр кабул итте, алар 500дән артык кеше яшәгән моношәһәрләрдә хезмәт күрсәтү залы 100 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш дигән таләпне хупладылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International