Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште

2020 елның 18 сентябре, җомга, 11:58

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узды.

Сайланган Татарстан Президенты РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика Министрлар Кабинеты әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр вәкилләре, киң җәмәгатьчелек даирәсе алдында ант итте.

“Бүген - быел ТАССР оешуның бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче республика өчен әһәмиятле вакыйга, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантананы ачып. - Беренче "халык" идарә органнары - ТатЦИК һәм Совнарком сайланганнан соң 100 ел узгач, 1991 елда президентлык институты кертелгәннән соң өч дистә елдан соң - Татарстанда чираттагы тапкыр Президентны һәм бер үк вакытта муниципалитетларның вәкиллекле хакимият депутатларын сайлаулар узды. Туган республикабыз тормышында актив катнашу традицияләрен дәвам итеп,  сайлауларга килүче татарстанлылар саны  78,78 процент тәшкил итте, альтернатив нигездә 83 проценттан артыграк тавыш биреп  Президент вазыйфасына Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайлады».

Парламент башлыгы әйтүенчә, республика халкы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла торган сәясәтнең дәвамлылыгы өчен тавыш биреп  дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләренә, «Татарстан командасында» эшләүче дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына югары ышаныч күрсәтте.

"Рөстәм Нургалиевичның Президент вазыйфасында эшләгән ун елын "үсеш декадасы" дип билгеләргә мөмкин. Безнең көннәрдә Татарстан - илдә лидерлар рәтендә булган һәм халыкара аренада таныла торган югары конкурентлы, киләчәккә йөз тотып эшләүче  төбәк. Бөтен дөнья татарларын җәлеп итү үзәге буларак  республикага татар халкының үзенчәлеген, телен һәм мәдәниятен саклау буенча аерым миссия йөкләнә, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе.

Бүген Татарстан тормышның һәм җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә масштаблы сыйфатлы үзгәрешләр бусагасында тора, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстанның 2030 елга кадәр Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе, РФ Президенты В.В. Путин тарафыннан формалаштырылган илкүләм проектлар һәм үсеш максатлары, сайланган Президентның инициативалары һәм программалары, республикабызның күпмилләтле халкының хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы моңа нигез булып тора.

«Стратегик юнәлешләрне саклап, Татарстан Дәүләт Советы илнең яңартылган конституциясен һәм безнең алда торган перспектив бурычларны исәпкә алып, законнар базасын системалы камилләштерүне үз бурычы итеп саный. Бу эш федераль үзәк, закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар белән конструктив хезмәттәшлектә алып барылачак, - дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Аннары залга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм Татарстан Республикасы Президенты штандартын, Россия Федерациясе Конституциясен һәм Татарстан Республикасы Конституциясен керттеләр.

Сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм күп милләтле Татарстан халкына тугрылыкта ант итте.

«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасы суверенлыгын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фәрит Мөхәммәтшин татнатанлы рәвештә Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүен игълан итте.   

Татарстан Президенты вазыйфасына керешү белән Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Камал исемендәге театр артисты, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Ринат Таҗетдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин котлады. Яшьләр исеменнән - Иннополис университеты студенты Руфина Талалаева тәбрик итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International