Дәүләт Советы Алексей Песошинны Татарстан Премьер-министры вазыйфасына раслады

2020 елның 18 сентябре, җомга, 14:56

Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында Алексей Песошинны Татарстан Премьер-министры вазыйфасына раслады. Аның кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

«Татарстан Конституциясенең 94 статьясы нигезендә Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итәм. Алексей Валерьевичны уңышлы сәясәтче, киңкырлы тәҗрибәсе булган нәтиҗәле эшләүче җитәкче буларак беләләр», — диде Татарстан Президенты. Ул Песошинның Министрлар Кабинетында эшен 2014 елдан башлаганын, башта аның беренче Премьер-министр, аннары Премьер булып эшләгәнен искәртте.

«Бүген Хөкүмәт хакимиятнең барлык органнары белән конструктив хезмәттәшлек алып бара, республика алдындагы бурычларны ышанычлы уңышлы хәл итә. Ел саен социаль бурычлар тулы күләмдә үтәлә. Республика югары икътисади үсеш күрсәткечләре белән ил төбәкләренең беренче унлыгындагы позициясен саклый», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Хөкүмәт тарафыннан илкүләм проектлар, республика программалары кысаларында күләмле эш башкарылуын билгеләп узды. «Ирешелгән нәтиҗәләр бар, әле тагын башкарасы эшләр күп. Ышанам: Алексей Валерьевичның максатчанлыгы, сәяси тәҗрибәсе Министрлар Кабинетының алдагы нәтиҗәле эшенә җирле булыр», — диде.

ТР Президенты депутатларның Алексей Песошин кандидатурасын раслауларын сорады. Депутатлар республика җитәкчесенең тәкъдимен хуплады.

«Миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт. Минем өчен бу дәрәҗә һәм зур җаваплылык», — диде Алексей Песошин.

«Күп кенә күрсәткечләр буенча югары планка билгеләнгән, республиканың алдагы тотрыклы, социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш көтә», — диде ул.

Алексей Песошин коронавирус таралу сәбәпле, икътисадның авырлыкларга юлыкканын искәртте. «Һәркем дөньяның нинди каршылыклар белән очрашканын аңлый. Икътисадның тулы секторлары туктап торды. Федераль үзәк белән берлектә, вазгыятьне тотрыкландыру чаралары күрелде. Бу җитештерүчәнлекне һәм эш урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта, нефть чыгару, химия, җитештерүе, машина төзелеше өлкәләрендә үсеш кимегән», — диде.

Алексей Песошин җиде айда Татарстанда тулай төбәк продукт күләме 1,5 процентка кимегәнен билгеләп узды. Ил буенча ул 3,9 процентка җитүе ихтимал.

«Бүген республиканың икътисади потенциалын саклап калу мөһим. Татарстанда төп бурыч — һәркемнең иминлеген, кайгырту, уңайлылык булдыру. Илкүләм проектлар, республика программалары шуңа йөз тота», — диде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International