Парламентарийлар Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматын тыңладылар

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең татарстан республикасы буенча идарәсе мәгълүматын тыңладылар.

Ведомство җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, ТАССРның 100 еллыгы елында республиканың санитария хезмәте шулай ук үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Күзәтчелек хезмәтнең төп бурычларыннан берсе - контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, Роспотребнадзорның республика идарәсе контролендә - 50 меңнән артык объект бар. Соңгы вакеытта административ каршылыкларны киметү максатларында бизнесны тикшерүләр саны азая бара. Соңгы 5 елда тикшерүләрнең гомуми саны 19 процентка кимегән. Әмма, ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, ачыкланган хокук бозулар саны кимеми. 2019 елда 4 мең тикшерү нәтиҗәләре буенча 70 меңгә якын хокук бозу ачыкланган, аларның күбесе җәмәгать туклануы һәм азык-төлек сәүдәсе предприятиеләрендә теркәлгән. Пандемия белән бәйле рәвештә быел тикшерүләр уздыру тәртибе сизелерлек үзгәргән.  Якынча 1,5 мең тикшерү уздырылмый калган,  бу аеруча кече һәм урта бизнес субъектларына кагыла.

2020 елда Роспотребнадзорның  бар көчен яңа коронавирус инфекциясен таратуга каршы көрәшкә юнәлтелгән. «Республика территориясендә үз вакытында чикләүләр кертелде һәм күрелгән профилактик чаралар коронавирус белән авыручыларның күпләп үсүен булдырмаска ярдәм итте, - дип билгеләде Марина Патяшина. - Бүген эпидемиологик вәзгыять тотрыклы, яңа очракларның үсеш темпы 0,3 процентка кадәр кимеде. Бу безгә августта ук чикләү чараларын бетерүнең өченче этабына күчәргә мөмкинлек бирде. Бүген республикада авыруның 7087 очрагы теркәлгән».

Республиканың мәгариф учреждениеләрендә профилактика чараларының үтәлешен катгый контрольдә тоту дәвам итә. Уртача алганда көн саен фильтрда 200 дән артык баланы дәресләрдән азат иткәннәр, 1 сентябрьдән башлап  ОРВИ симптомнары һәм тән температурасы югары булган 3,5 меңгә якын бала дәресләргә кертелмәгән, бу балалар коллективларында инфекция таралуына юл куймаска мөмкинлек биргән.  

Ел саен Татарстанда Роспотребнадзор идарәсе адресына 7,5 меңнән артык шикаять килә. Бу нисбәттән ведомство кулланучыны үз хокукларын якларга өйрәтү бурычын куя, моның өчен белгечләр тарафыннан төрле категориядәге тыңлаучылар өчен төрле форматтагы өйрәтү, агарту чаралары уздырыла. Узган ел 23,5 мең кулланучыга хокукый  консультация бирелгән.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле формасы булып суд яклавы кала. 2019 елда ведомство хезмәткәрләре 1035 суд утырышларында катнашкан, аларның нәтиҗәләре буенча кулланучыларга 35 миллион сум кайтарылган. 2020 елның беренче яртыеллыгында кулланучыларга 16 миллион сум кайтарылган.

Фикер алышуда депутатлар Илшат Әминов, Олег Коробченко, Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев, Азат Хамаев, Таһир Һадиев, Ольга Воронова, Николай Атласов, Ләлә Кудермәтова, Шакир Яһудин катнашты.

Илшат Әминов Татарстанда коронавирусның икенче дулкыны көтеләме дип кызыксынды. Марина Патяшина әйтүенчә, грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның сезонлы артуы көтелә. "Хәзерге эпидсезон  яңа коронавирус инфекция килеп чыгу сәбәпле катлаулана. Гомумән, эпидемиологиядә икенче дулкын төшенчәсе юк ", - дип аңлатты ул.

Фикер алышуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Роспотребнадзор Идарәсе белгечләренә Татарстанда шундый киеренке чорда армый-талмый эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстанда Президент, республика Хөкүмәте тарафыннан сезнең тәкъдим белән коронавирга каршы көрәш буенча үз вакытында карарлар кабул ителде. Сезнең җилкәләрдә гражданнар иминлегенә һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән зур хезмәт", - дип йомгаклады ул.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең ТР буенча мәгълүматын депутатлар игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International