Марат Әхмәтов: "Һәрберебез һәр көн телебезне саклау, үстерү, киләчәк буынга җиткерү юнәлешендә нәрсәдер эшләп торсак, файдасы тими калмас"

2020 елның 6 октябре, сишәмбе, 16:19

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы булып, анда комиссиясенең киләчәккә эш планнары турында фикер алыштылар.

Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат  Әхмәтов әйтүенә караганда, комиссия  15 июльдә үзенең беренче утырышын уздырган.  "Ул утырышта Комиссия әгъзаларыннан торган эшче төркемнәр оештырдык, һәр төркемнең очрашулары узды, киләчәккә эш планы ачыкланды. Шуларга нигезләнеп, 2020-2021 елларга комиссиянең дә эш планын төзедек, – диде ул. –  Бу – якынча план, ул бары тик эш юнәлешләрен генә билгели".

Беренче утырыштан соң узган вакыт аралыгында да шактый конкрет эшләр башкарылган. Марат Әхмәтов узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән татарлар төп халыкны тәшкил иткән район җитәкчеләре өчен Актаныш муниципаль районында урнашкан мәгариф һәм мәдәният оешмаларында татар телен куллану тәҗрибәсен өйрәнү максатында эшлекле сәфәр оештырылуы хакында сөйләде.

Мәгариф, мәдәният министрлыклары, «Татмедиа» агентлыгы әзерләгән анализлар белән республиканың барлык муниципаль районнары җитәкчеләре белән очрашып, татар теленең бүгенге хәле, киләчәге турында сөйләшү булган, алга таба бурычлар билгеләнгән. Президентта уза торган атналык киңәшмәләрдә муниципаль район башлыкларының хисап чыгышына милли мәгариф һәм тәрбия, халык белән эшләү торышын кертелгән.

"Безгә урыннардагы җитәкчелекнең татар теле проблемасына битараф булмавы бик кирәк. Министрлыклар, муниципаль районнарның сайтларына, социаль челтәрләрдәге аккаунтларына анализ ясадык, аларга үзебезнең тәкъдимнәрне дә җиткердек, – диде Марат Әхмәтов, – Әйе, татар теленең язмышында текә үзгәреш ясау – бүгенгә бик авыр мәсьәлә. Шулай да һәрберебез һәр көн телебезне саклау, үстерү, киләчәк буынга җиткерү юнәлешендә нәрсәдер эшләп торсак, гел хәрәкәттә булсак, файдасы тими калмас".

«Татмедиа» акционер җәмгыятенең «Казан утлары» журналы редакциясе» филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең әдәби бәйгесен игълан итү һәм нигезләмәсен раслау хакында сүз кузгатты. 

"Әлеге конкурс татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатыннан оештырыла", – диде докладчы.

Конкурс ун номинациядә үткәрелә. Болар: “Роман”,  “Повесть”, “Хикәя”, “Поэма”, “Шигырь”, “Повесть” (үсмерләр әдәбияты), “Хикәя” (үсмерләр әдәбияты), “Шигырь” (үсмерләр әдәбияты), “Хикәя” (балалар әдәбияты), “Шигырь” (балалар әдәбияты).

"Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин яшь язучы-шагыйрьләрне җәлеп итү өчен редакция каршында «Үз юлым» дип аталган республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясен оештыру тәкъдиме белән чыкты.  Бу нисбәттән РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов  "Идел" яшьләр үзәге каршында күптәннән "Иделем акчарлагы" иҗат бәйгесе оештырылып килүен, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов берлек каршында "Илһам" бәйгесенең меңләгән баланы җәлеп итүен искә төшерделәр.  Бу уңайдан алга таба эшне бергәләшеп алып барырга дип килешенде.  

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин нәфис сүз осталары арасында «TATAR сүзе» бәйгесен игълан итү турында тәкъдим белән чыкты.

– TATAR сүзе” бәйгесенең төп максатларының берсе – катнашучыларның игътибарын татар телен һәм классик әдәбиятын саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү. Шул исәптән, бәйге барышында жюри тарафыннан төп таләп буларак татар классик әдбиятына өстенлек бирүне сорый. Бәйгедә Шигърият, Чәчмә әсәр номинацияләре белән берлектә Мәсәлләр номинациясе каралган. Нәфис сүз сәнгатендә шушы үзенчәлекле жанрны искә алу, аны үстерү максатыннан, бәйгедә аңа аерым игътибар юнәлтелгән. Бу жанрга мөрәҗәгать итүчеләр арасында күренекле артист Габдулла ага Шамуков, Нәкый Исәнбәт һәм Туфан ага Миңнуллин да бар. Әлеге жанрны оныттырмау һәм үстерү уе белән киләчәк буыннарга мәсәл жанрын тапшыра алыр идек, – диде ул.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ике бәйге игълан иткән. Туган телдә белем бирә торган гомуми белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары ачыкланачак. Алар хакында Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сөйләде.

«Республика муниципаль белем бирү учреждениеләрендә туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) укытуның иң яхшы практикасы» һәм «Балаларга туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы балалар бакчасы» бәйгеләренең комиссияләре инде булдырылган. Комиссия әгъзалары итеп, мәгариф эшче төркем әгъзалары билгеләнгән.

«Бәйгенең төп максаты – туган телдә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген популярлаштыру, хезмәтләрен бәяләү, матди-техник һәм укыту-методик базасын ныгыту», – диде Лилия Әхмәтҗанова. Бәйгегә гаризалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге ике этапта үткәрелә: читтән торып узу этабында туган телдә белем бирү процессын гамәлгә ашыручы уку йортлары гариза бирә, эш тәҗрибәсен һәм нәтиҗәләрен чагылдырган презентация җибәрә.

«26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр икенче этап уздырыла. Конкурс комиссиясе урыннарга чыгып, балаларны туган телдә укытуны һәм тәрбияләүне оештыру эшен бәяләячәк. 11 ноябрьгә кадәр конкурста катнашучылар һәр критерий буенча бәяләнә. Җыелган баллар буенча рейтинг төзелә», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Аның әйтүенчә, комиссия балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләүдә системалылыкка, ресурслар, беренче чиратта, дәреслекләр белән тәэмин ителешкә, укучы һәм укытучыларның милли проектларда катнашу күрсәткечләренә, туган телдә белем алырлык кадрлар белән тәэмин ителешкә, туган телне популярлаштыру буенча ата-аналар белән эш төрлелегенә караячак. Җиңүчеләр исемлеге 17 ноябрьгә кадәр раслана. Җиңүчеләр 500 шәр мең сум премия белән бүләкләнә.

«Викимедиа РУ» энциклопедик белемнәрне таратуга ярдәм итү коммерциячел булмаган партнерлыгы әгъзасы Фәрхәт Фәткуллин Википедиядә татар сегментын үстерү хакында сөйләде.

Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары исемнәрен мәңгеләштерү турында сүз кузгатты. "Республиканың 13 районында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эше башкарыла, 19 районында визуаль мәгълүматлар юк, кайбер районнарда үз шәхесләрен  белмиләр, – диде ул, – мәктәп укучылары да белми". Лотфулла Шәфигуллин республикадагы мәдәни мирас объектларына карата да тиешле эшләр башкарылмавын искәртте.

Бу хакта фикер алышуларда Дәүләт Советы депутат Ркаил Зәйдуллин Сөембикәгә һәйкәл кую мәсьәләсенең кайчандыр күтәрелгән булып, хәзер туктап калуына игътибар юнәлтте.

«Шаян ТВ» телеканалында оештырылган «Балачак җыры» бәйгесе нәтиҗәләре белән Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционер җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов таныштыды.

Бәйге 1 июньнән 13 августка кадәр 3 турда узган. Барлыгы 46 җыр кабул итеп алынган, shayantv.ru сайтында онлайн тавыш бирелгән. "Шунысы игътибарга лаек, жюри аноним рәвештә эшләде. 5 җырны сайлаганнан соң гына авторларның исемнәре аталды, – диде Илшат Әминов.

Бу бәйгедә 18 яшьтән алып 70  яшькә кадәр авторлар катнашкан.  Алар  арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрьләр, галимнәр, укытучылар да бар. Җиңүчеләр арасында: консерватория белеме булган 3 кеше, Язучылар Союзы әгьзасы 3 кеше, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2 кеше, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый исемендәге премияләр  лауреатлары бар. Бу җырларга сыйфатлы аранжировка ясалган, хәзерге көндә клиплар төшерелә. Бәйгедә җиңгән җырларны “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, балалар хоры белән берлектә «Сәйлән» телевизион татар җыры фестивале җиңүчеләре башкара.

"Бәйгенең киләчәге зур, татар телендә җырлар арткан саен, аларны башкаручылар да күп булачак. Бу җырларның тексты һәм ноталары “Көмеш кыңгырау” газетасы, “Сабантуй” журналында урын алды. Киләчәктә балалар җыры антологиясенә кертәчәкбез. Махсус балалар өчен язылган җырлар тәрбиячеләр, музыка укытучылары өчен дә бик кирәк. Балалар ана  телендә җырлар җырлап, аны ишетеп үсәргә тиеш! – диде Илшат Әминов.

Татар милләтенең күренекле шәхесләре портрет-плакатларын әзерләү турында «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.

"Безнең алга тел, милләт темасына кагылышлы файдалы мәгълүматны плакатлар аша да җиткерү бурычы куелды. Мәгълүмат бирүнең бу ысулын да куллану — отышлы адым булыр дип ышанабыз", - диде ул. Плакатлар максатчан аудиториягә карап әзерләнә: балалар бакчалары өчен, мәктәпләр өчен, мәдәният йортлары өчен һәм урам өчен.

Утырышта «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале оештыру хакында да сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин һәм «ТатарКино» оешмасы «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале оештырырга дигән тәкъдим керткән. Бу мәсьәлә буенча чыгыш ясаучы  «ТатарКино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова  әйтүенә караганда, кинофестивальгә берничә мәгънә салынган.

– Беренче чиратта, безнең максат – балаларның талантларын ачу. Татарстанда  кырыктан артык балалар үзләре мультфильмнар, компьютер уеннары ясый торган  студияләр һәм түгәрәкләр бар. Икенчедән, бу милли контент булачак, чөнки фестивальгә татар телендәге эшләр кабул ителә, – диде ул. – Киләчәктә әлеге материалларны «Шаян ТВ» балалар телеканалында һәм балалар бакчаларында күрсәтергә мөмкин. Балачакларыннан ук туган телләрендә иҗат итүләре аеруча мөһим . Иң зур максатларыбызның берсе – милли кинематографны үстерү өчен Татарстан киностудиясен булдыру.

Фестивальнең сайлап алу турлары 1 ноябрьдә башланачак һәм 2021 нче елның 30 нчы мартына  кадәр дәвам итәчәк. Кинофестивальгә 6  яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан татар телендә төшерелгән анимацион, кыска метражлы  уен фильмнары һәм компьтер уеннары кабул ителә.

Интернет челтәрендә татар контенты булдыру турында «Татмедиа» акционер җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

Утырышта Республика районнарында вакытлы матбугатка язылу кампаниясен оештыру,  республиканың район үзәкләре һәм зур авыллары урамнарында татар радиолары тапшыруларын ишеттерү мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар.

– Президентыбыз быелгы юлламасында: «Телебез – халкыбызның уртак байлыгы һәм мирасы, рухи яктан берләштерүче зур көч», – дип белдерде, һәм: «Без Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Шул ук вакытта һәркемнең шәхси үрнәге мөһим», – дип ассызыклады. Безгә әлеге өметне аклау өчен бик тырышып, җиң сызганып, комиссия утырышларында гына түгел, һәрберебезгә көн саен эшләргә кирәк. Кабатлап әйтәм: һәрберебез бу уңайдан файдалы булырга тырышсын иде, – диде Марат Әхмәтов утырыш эшенә йомгак ясап.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International