Калининград өлкә Думасы Яшьләр парламенты ассамблеясы белән Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының уртак утырышы

2020 елның 20 ноябре, җомга, 13:41

Яшь парламентчылар алга таба да үзара элемтәдә торып эшләргә сүз куешты. Дәүләт Советында Калининград өлкә Думасы Яшьләр парламенты ассамблеясы белән Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының уртак утырышы узды. Видеоэлемтә рәвешендә узган чарада яклар яшьләр парламентаризмын үстерү бурычларын хәл кылудагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Утырыш эшендә Татарстан һәм Калининград өлкәсенең законнар чыгару органнары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марина Оргеева катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин, яшь коллегаларын сәламләп, 2014 елның декабрендә ике субъект парламенты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгәнлеген искә төшерде. Бу Татарстан белән Калининград өлкәсе арасындагы парламентара элемтәләрне яңа биеклеккә чыгару мөмкинлеге бирде, диде ул. Республика парламенты башлыгы 2004 елда республикада Дәүләт Советы каршында Иҗтимагый яшьләр палатасы булдырылып, 2019 елда аның Яшьләр парламенты итеп үзгәртелүен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә яшьләр парламентлары эшләп килә.

Дәүләт Советы Рәисе яшь коллегаларының законнар иҗат итү эшендә актив катнашуын билгеләп үтте. Алар кайбер республика һәм федераль законнарга үзгәрешләр эшләгән.
Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр парламентаризмы мәктәбенең республика хакимияте органнары өчен бик нәтиҗәле кадрлар резервы булып торуын искәртте. «Яшьләр парламентыннан чыгучылар арасыннан кайбер министрлар һәм ведомстволар җитәкчелеге өчен кадрлар әзерлибез. Иң мөһиме, бик күп яшьләрне мөһим бурычларны хәл кылуга җәлеп итә алдык», – диде ул.

Очрашу барышында яшь парламентчылар яшь белгеч статусын билгеләү мөмкинлекләре, Яшьләр сайлау алды штабы эшен оештыру үзенчәлекләре, яшьләр туризмын үстерүнең бүгенге тенденцияләре буенча фикер алышты. Моннан тыш утырышта ике субъектның яшьләр парламентының яшьләр турында федераль законны эшләү һәм кабул итү мәсьәләсе буенча Дәүләт Думасына уртак мөрәҗәгате проекты хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International