Комитет кош гриппына каршы көрәш өлкәсендә ветеринария законнарын үтәү мәсьәләсен карады

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе, 12:35

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Утырыш эшендә комитетның экспертлар советы әгъзалары  һәм Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Парламентарийлар предприятиеләрдә һәм барлык милек рәвешләрендәге оешмаларда, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, шулай ук әлеге юнәлештә үткәрелә торган профилактик чараларда, югары патогенлы кош гриппының учакларын көрәш һәм бетерү өлкәсендә ветеринария законнарын үтәү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Докладны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тәкъдим итте.

Аның әйтүенчә,  Россиядә кош гриппы буенча вәзгыять агымдагы елның июлендә кискенләшкән. Барлыгы 2020 ел башыннан илдә 12 төбәктә, шул исәптән Татарстан Республикасында 80 очрак теркәлгән. "Инфекциянең киң таралуына вирусның кыргый фаунага эләгүе ярдәм итте", - дип аңлатты докладчы.

2020 ел башыннан Буа, Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында йорт кошлары арасында биш кош гриппы очрагы теркәлгән.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы барлык инфекция чыганаклары вакытында ликвидиацияләнгәнен, инфекция таралмаганын әйтте. Иң зур зыян Яшел Үзәннең күркә җитештерү буенча «Залесный» агрофирмасына килгән.

«Дүрт пунктта чикләү чаралары гамәлдән чыгарылды. Яшел Үзәннең „Залесный“ агрофирмасы кош гриппы буенча карантин режимында», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Ул тикшерү барышында, Буа, Мөслим, Чүпрәле районнарында кошлар иректә кыргый кошлар белән бергә йөзеп йөргәне ачыкланганын әйтте. «КФХларда ачык тоту режимы бар, без аны тыя алмыйбыз. Вирус кыргый фаунага килеп эләксә, нәтиҗәләре шулайрак була», — диде идарә башлыгы.

«Буада  „Хәйруллов“  КФХ 27 сентябрьдә үрдәкләрне Чувашстанның Батыр районы эшмәкәреннән сатып алган булган», — дип искәртте Алмаз Хисаметдинов.

Докладчы хәбәр иткәнчә, илдә кош гриппы һәм дуңгызларның Африка чумасы буенча эпизоотик вәзгыять кискенләшү сәбәпле октябрьдә Африка дуңгыз чумасының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм аны таратуны булдырмау буенча Республика штабы утырышы уздырылган. Штаб карары штаб әгъзаларын, муниципаль берәмлекләр башлыкларын, Татарстан Республикасының кошчылык предприятиеләре җитәкчеләрен башкаруга юнәлтелгән.

2020 ел башыннан мониторинг тикшеренүләре кысаларында республика ветеринария лабораториясенә пробалар җибәрелгән: йорт кошы каны - 8488; йорт кошыннан биоматериал - 53210; кыргый һәм синантропа кошыннан биоматериал - 216; кошчылык продукциясе - 5631.

«Без даими рәвештә йогышлы продукцияне ачыклыйбыз. Бүгенгә кош гриппы буенча йогышлы продукция күп керә. Һәр ситуациядә тикшерәбез, продукцияне кире җибәрәбез, кайвакыт яндырабыз, кайвакыт эшкәртүгә алып китәбез ", - дип сөйләде нотыкчы.

Быелның ноябреннән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кошчылык предприятиеләрен кошларны тоту буенча ветеринария-санитария кагыйдәләренә тикшерә. Алмаз Хисаметдинов тикшерелгән предприятиеләрдә кайбер хокук бозулар ачыклануга игътибарны юнәлтте.

Фикер алышу барышында Марат Әхмәтов инфекция учагы ачылган республика предприятиеләренә нинди зыян салынуы белән кызыксынды. Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, “Залесный” агрофирмасы 225 миллион сумлык зыян күргән, баш саны иминиятләштерелмәгән. Калган дүрт предприятие тулаем алганда 5 миллион сумнан артык югалткан.

Фикер алышуга йомгак ясап, Комитет рәисе Азат Хамаев кош гриппын булдырмау буенча профилактик эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесенең мәгълүматын игътибарга алды.

Аннары парламентарийлар Комитетның 2020 елгы эше турындагы хисапны карадылар. Ел эчендә 12 закон проекты каралган, шуларның 9ы ТР Президенты тарафыннан имзаланган. Комитетның 12 утырышы үткәрелгән, шуларның яртысыннан артыгы видео-конференц-элемтә режимында узган. 52 мәсьәлә каралган.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты белән берлектә Яр Чаллыда һәм Саба районында күчмә утырышлар һәм калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде, дип билгеләп үтелде ул. Бу сорау ел дәвамында Татарстан парламентарийларының аерым контролендә булды.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International