Депутатлар Энергетика университетында татар телен үстерү тәҗрибәсе белән танышты

14 гыйнвар 2021 ел., пәнҗешәмбе 15:41

13 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм  Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Казан дәүләт энергетика университетында булдылар. Парламентарийлар югары уку йортының туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышты.

Парламентарийлар КДЭУ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдвард Габдуллаҗанов озатуында татар телендә бай китап фонды булган яңартылган уку залында, югары уку йортының тулай торагында, Электроскилс үзәгендә, уку йортының «Подстанция 110/10 кВ» һәм «Тепловой узел» уникаль уку полигоннарында, Энергияне саклау өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә, музейда булдылар. Депутатлар университет ишегалдында “Энергетикларга багышлана” панорамасына чәчәкләр салдылар.

Кунаклар түгәрәк өстәл кысаларында югары уку йорты студентлары белән очрашты. Алар  университет яшьләренең татар телен, республика халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен  популярлаштыруга юнәлтелгән проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Сүз "Яз гүзәле", "Татар һәм мин", "Мәдәниятләр җыентыгы" кебек проектлар турында барды.

" Бу эшләр сезгә лидерлык сыйфатларын формалаштырырга ярдәм итәчәк. Сезнең иҗади актив булуыгызны хуплыйм», - диде Марат Әхмәтов һәм студентларга алга таба уңышлар теләде.

Визитның төп вакыйгасы булып, КДЭУның Социология, политология һәм хокук кафедрасы эшләгән «Россия Федерациясендә дәүләт тел сәясәте: институциональ нигезләр һәм пространство үзгәрешләре» фәнни проектын тәкъдир итү булды. Бу мәсьәлә буенча Марат Әхмәтов тәкъдиме буенча сөйләшү татар телендә узды. Проектның җитәкчесе - сәяси фәннәр докторы, профессор Наил Мөхәррәмов, ул күп еллар КДЭУда эшли торган "Этносәясәт һәм сәяси лингвистика" фәнни мәктәбен җитәкли. Үзенең докладында ул федераль һәм региональ дәрәҗәдәге тел сәясәтенең концептуаль һәм институциональ нигезләренә кагылды.

Наил Мөхәррәмов аерым билгеләп үткәнчә, сүз татар телен алга җибәрү, актив пропагандалау, тел сәясәтен фәнни озата бару, программаларны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында статистик мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге һәм башка бик күп нәрсәләр турында барырга тиеш.

Проектны гамәлгә ашыру барышында тел сәясәтенә карата тәкъдимнәр һәм тәкъдимнәр формалаштырылган, шул исәптән татар теленең цифрлы киңлектә булуын көчәйтү буенча да.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре ТР Дәүләт Советы депутатларында зур кызыксыну уятты.

Визит ахырында очрашуда катнашучылар үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятләүләрен белдерделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International