Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Баринов Татарстанда милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе, 12:37

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга эш сәфәре белән килгән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Баринов республикада милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 173 милләт вәкиле яшәгән Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, бу эштә иң мөһиме - республика территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, милләтара конфликтларны кисәтү.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан халыклары ассамблеясе беренчеләрдән булып Татарстан Республикасында 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларындагы чаралар планын гамәлгә ашыруга кереште.

Игорь Баринов Татарстан халыклары ассамблеясенең, аерым алганда, федераль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашучы Яшьләр ассамблеясенең эшен югары бәяләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International