Унтугызынчы утырыш 18 февральдә узачак

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе, 17:15

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының язгы сессиясен ачучы унтугызынчы утырышы 18 февральдә иртәнге 10 сәгатьтә булачак. Мондый карар бүген парламент Президиумының күчмә утырышында кабул ителде, ул Биектау районында узды.

Президиумның күчмә утырышы көн тәртибендә мәктәп туклануын оештыру мәсьәләсе төп сорау буларак каралды. Бу нисбәттән тиешле карарны кабул итеп, парламентарийлар унтугызынчы утырышны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга күчтеләр.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, чираттагы утырышта депутатлар 33 мәсьәләне, шул исәптән 11 республика законы проектын (10 закон проекты - беренче укылышта, берсе - икенчесендә) һәм 15 федераль закон проектын караячак. 

Беренче укылышта карау өчен Дәүләт Советы комитетлары турында, транспорт салымы турында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында, хезмәтне саклау турында, мәдәни мирас объектлары турында республика законнарына, шулай ук Җир һәм Бюджет кодексларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары әзерләнде.

Моннан тыш, беренче укылышта Буа районының аерым муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү турындагы закон проекты каралачак.

Унтугызынчы утырышның көн тәртибенә органик продукция җитештерүне үстерү турында закон проекты кертелде. Органик продукция җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең һәм республика дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренең төп юнәлешләрен билгели торган документ Дәүләт Советына депутатлар Марат Әхмәтов, Азат Хамаев, Римма Ратникова һәм Таһир Һадиев тарафыннан әзерләнгән һәм беренче укылышта каралачак. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тәкъдиме буенча әлеге закон проекты Дәүләт Советында тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр - парламентта булмаган партияләр вәкилләре катнашында тикшереләчәк.

Икенче укылышка ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән. Закон проекты "Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы" системасы аша тавыш бирү бинасыннан читтә тавыш бирү турында гариза бирү, шулай ук берничә көн рәттән сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирүне уздыру мөмкинлеген беркетә.

Унтугызынчы утырышта депутатлар 2020 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры хисабын һәм 2020 елда кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладын тыңлыйлар.

Бүген парламентарийлар 2021 елга Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чараларның якынча планы турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов ассызыклаганча, "план Дәүләт Советы эшчәнлеге өлкәләрен тулысынча чагылдыра". Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чаралар планы барлык комитетлар һәм комиссияләр, Дәүләт Советы Аппараты төгәл үти торган документ булып тора. 

Хөкүмәт хисабын карау алдыннан депутатлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турында комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән мәсьәләләр исемлеген юллый. Быел татарстанлылар өчен иң актуаль булган 40 тан артык мәсьәлә булып, алар арасында мәктәптә туклануны оештыру буенча сорау да бар. "Һәрвакыттагыча, безнең тәкъдимнәр Татарстанда яшәүчеләрнең проблемаларына нигезләнә", - дип басым ясады Лилия Маврина.

Президиум утырышында депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2020 елгы сайлау кампанияләрен әзерләүгә һәм уздыруга бүлеп бирелгән акчаларны тоту турындагы хисапларын тыңладылар.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, 2020 елда республика бюджетында ТР Президентын сайлауга 322,8 млн. сум, 37 нче Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын сайлауга 800 мең сум каралган булуын әйтте. Сайлау кампаниясе нәтиҗәләре буенча гомуми чыгымнар 304,4 млн. сум тәшкил иткән. Сайлауларны әзерләү һәм уздыру өчен республика бюджетыннан бирелгән акчаларны экономияләү 18,4 млн. сум тәшкил иткән.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International