Демография, торак төзелеше һәм эш урыннары - Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районының төп проблемаларын атады

2021 елның 16 феврале, сишәмбе, 15:22

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районында булды, анда ул муниципалитетның узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында район Советы утырышында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин районның йомгаклау сессиясендә чыгыш ясап, узган ел республикада пандемиягә каршы тору өчен барлык ысулларны кулланырга туры килүен билгеләп үтте. Шул шартларда беренче тапкыр коронавирус нәтиҗәләрен киметергә юнәлдерелгән чаралар күрергә туры килгән. Сәламәтлек саклау системасына, шулай ук зыян күргән кайбер тармакларга федераль һәм республика дәрәҗәсендә зур ярдәм күрсәтелгән. Парламент башлыгы вируска каршы вакцина ясатуның мөһимлеге турында да әйтте.

«Татарстан үзенең үсеш векторын саклап кала алды. Узган елда республика халык хуҗалыгының барлык тармаклары эшчәнлеге дәвам итте.  2021 елда социаль-икътисадый үсешнең барлык күрсәткечләре буенча да үсеш булыр дип өметләнәбез, - дип басым ясады ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Чирмешән районының төп күрсәткечләре үтәлгән. Әмма торак төзелеше, сәламәтлек саклау, ваклап сату өлкәсендә зур мөмкинлекләр бар. Аның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы нык үскән Чирмешән районында терлекчелеккә, барыннан да элек, сөт һәм ит җитештерүгә басым ясарга кирәк.

«Бүген районга сәнәгать мәйданчыгы кирәк. Муниципалитетларда алар бик кирәкле һәм бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Җитештерүчеләрне дә кызыксындырырга кирәк. Бу шулай ук эш урыннары булдыру, хезмәт хакы түләү, җитештерү күләмнәрен арттыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирчәк. Федераль үзәктән һәм республикадан ярдәм бар. Сәнәгать мәйданчыгында хезмәтне оештыруның яңа формаларын табарга һәм икътисадтагы эшләрнең торышын җитди төзәтергә мөмкин. Хуҗалыкта күптармаклылык булырга тиеш», - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе халык саны кимүгә бәйле рәвештә борчылуын белдерде һәм район үзәк хастаханәсендә бала тудыру бүлеген торгызу кирәклеге турындагы үтенечне хуплады, ул моннан берничә ел элек оптимизация кысаларында ябылган булган. Бу мәсьәлә һәм район өчен табиблар әзерләү мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә фикер алышу булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советына закон чыгару инициативаларын кертү мәсьәләләрендә муниципаль депутатларның активлыгын арттыру мөһим дип саный, бу барлыкка килгән мәсьәләләрне системалы рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Шундый тырыш халкы булган  Чирмешән районы, барлык үсеш күрсәткечләре буенча, ким дигәндә, республиканың ун алдынгы районы арасында булырга тиеш», - дип йомгаклады ул сүзен.

Чирмешәннең үсеше нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясаган район башлыгы Фердинат Дәүләтшин хәбәр иткәнчә, тулай территориаль продукт күләме 2019 ел белән чагыштырганда кимегән һәм 30,4 млрд. сум (96,2%) тәшкил иткән. «Татнефть» ГАҖ һәм 8 кече нефть компаниясе район территориясендә 3,8 млн. тонна нефть чыгарган, бу 2019 ел дәрәҗәсенә карата 107,4% булып, Татарстан Республикасы буенча чыгарылган нефть күләменең 10%тан артыгын тәшкил итә. Әмма нефтькә бәяләрнең кискен төшүе сәбәпле төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 9,5 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2019 ел дәрәҗәсенә 64,6% тәшкил итә.

Районда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте район башлыгы. Хәзерге вакытта Чирмешәндә 300 ләп шәхси эшмәкәр һәм 50дән артык кече предприятие эшли. Аларның төп өлеше сәүдәдә (38%) һәм авыл хуҗалыгында (18%) эшли. 2020 елда үзмәшгульләр саны арткан - алар районда 450дән артык.

«Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең мөһим факторларыннан берсе буларак без файдаланылмый торган муниципаль мөлкәтне файдалануга бирү мөмкинлекләрендә күрәбез», - дип билгеләп үтте башлык һәм районда үткәрелгән инвентарьлаштырудан соң 47 хуҗасыз авыл хуҗалыгы объекты ачыклануын өстәде.

2020 елда республика программалары хисабына 650 млн. сумга күп фатирлы йортлар, юл челтәре һәм социаль объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре башкарылган. Шуларның берсендә - “Ландыш” балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән, аерым алганда, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, җылы идәннәр куелган, җиһазлар, өлешчә җиһазлар яңартылган, Фәрит Мөхәммәтшин анда эш сәфәре барышында булды.

Утырыш ахырында аеруча тырыш хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International