«Татарстан - Яңа гасыр» төркеме депутатлары республикада сәнәгать туризмын оештыру буенча фикер алышты

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 10:05

Бүген «Татарстан - Яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды, анда парламентарийлар республикада сәнәгать туризмын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Берләшмә әгъзалары билгеләп үткәнчә, Татарстанда сәнәгать туризмы актив үсә. ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова Кукмара районын мисал итеп китерде, анда туристларны киез итек, савыт-саба, кием җитештерү предприятиеләренә җәлеп итү эше җайга салынган. Бу, парламентарий  әйтүнчә, район бюджетына җитди керем китерә.

Дәүләт Советы депутаты, “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры урынбасары Илдар Шамилов автогигантка экскурсияләр ничек оештырылуы турында сөйләде. Берләшмә әгъзалары фикеренчә, мондый эш мәктәп укучылары арасында профориентацияне көчәйтүгә дә юнәлдерелгән.

Бу һәм башка мәсьәләләр буенча депутатлар «Татарстан Республикасында экологик, авыл һәм сәнәгать туризмын үстерү» темасына түгәрәк өстәл кысаларында фикер алышырга ниятли, ул агымдагы елның беренче кварталында узачак.

Утырышта шулай ук “ТЯГ” депутат төркеме әгъзалары тарафыннан социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар - балалар йортларында, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда булу мәсьәләсе каралды. Моннан тыш, 1941-1945 елларда Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгына багышланачак түгәрәк өстәлне әзерләү кысаларында материаллар җыю мәсьәләсе дә каралды.

Берләшмә әгъзалары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресләре турында сөйләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International