Республиканың хокук саклау органнары иң катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 12:42

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары эчке эшләр министрының 2020 елда полиция эшенең торышы турында Татарстан Республикасы буенча хисабын тыңладылар.

Министр Артем Хохорин үз докладында билгеләп үткәнчә, узган елда хокук саклау органнары турыдан-туры үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырудан тыш, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм булдырмау эшендә катнашкан. Көндәлек эшчәнлекне оператив рәвештә үзгәртеп корырга туры килде. Шуңа да карамастан, оператив хәлнең катлаулануына юл куелмаган, шул ук вакытта күп кенә өстенлекле юнәлешләр буенча алга китү мөмкин булган.

Төп көчләр оешкан җинаятьчелеккә каршы тору эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелде, дип басым ясады докладчы,  шул исәптән балигъ булмаганнар катнашында булганнарына да. Бу мәсьәлә республика җитәкчелеге, шәһәр һәм район башлыклары катнашында тикшерелгән, тиешле юнәлешләр һәм тәкъдимнәр бирелгән.

Яр Чаллыда балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы юнәлешле төркемнәренең иң зур активлыгы билгеләп үтелде. Тикшерү комитеты белән берлектә әлеге төркемнәрнең сугышларда актив катнашуы, кешеләргә янап акча талаулары ачыкланган, бу җинаятьләрне кылуда катнашкан барлык затлар  җаваплылыкка тартылган. Алга таба бу эшләр  башка эре шәһәрләрдә - Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән шәһәрләрендә башкарылган,  әлеге проблема аларда да  шактый актуаль.

Илдә һәм республикада киң таралган  актуаль тема - читтән торып урлаулар һәм алдалаулар, дип ассызыклады министр. Быелның гыйнварында Татарстанда меңгә якын шундый урлау теркәлгән.

"Без бу мәсьәлә аеруча кискен торган субъектлар исәбендә. 100 меңгә якын кешегә теркәлгән дистанцион урлауларның гомуми саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында һәм Мәскәү һәм Төмән өлкәсеннән кала ил буенча өченче урында тора», - диде ул.

Артем Хохорин берничә ел элек дистанцион мошенникларның корбаны өлкән яшьтәге кешеләр булса,  соңгы ел ярым эчендә - 18 дән 65 яшькә кадәрге кешеләр дип белдерде.

Киберкиңлектәге көрәшне көчәйтү максатларында гыйнвар аенда IT-технологияләр өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерү бүлеге формалаштырылган, әлеге юнәлеш буенча эшкә юнәлтелгән оператив бүлекчәләр челтәре бар, элемтә һәм финанс-кредит учреждениеләренең күпчелек операторлары белән элемтәләр җайга салынган.

Эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры хәбәр иткәнчә, җинаятьчелек дәрәҗәсе, элеккеге кебек үк, 100 мең кешегә, республикада, ил белән чагыштырганда, түбәнрәк. Тикшерелгән җинаятьләрнең гомуми саны 10 процентка диярлек арткан.

Юлларда авария хәленең барлык төп күрсәткечләренең кимүе күзәтелә, шул ук вакытта республикада юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булганнарның саны гомумроссия һәм уртача округ күрсәткечләреннән югарырак.

Доклад турында фикер алышуда депутатлар Николай Рыбушкин, Игорь Бикеев, Марат Галиев, Александр Комисаров, Александр Тыгин, Артем Прокофьев, Эдуард Шәрәфиев, Геннадий Глушков, Алсу Тарханова, Рамил Төхвәтуллин, Камил Нугаев катнашты.

Фикер алышу барышында депутат Николай Рыбушкин  түләүле парковкаларда номерсыз транспорт чаралары калдыруларга бәйле рәвештә борчылуын белдерде. Депутатлар закон дәрәҗәсендә бу юнәлештә эшне көчәйтергә ниятли. Парламентарийлар шулай ук миграция ситуациясе, эчке эшләр органнарын кадрлар белән тәэмин итү,  "финанс пирамидалары" белән көрәш чаралары һәм башкалар белән кызыксынды.

Фикер алышуга йомгак ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хокук саклау органнарының Татарстан Республикасы территориясендә килешеп эшләве үз нәтиҗәләрен бирә һәм хәзерге заман таләпләренә туры җавап бирә, дип билгеләде.

"Без Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, республика территориясендәге федераль көч структуралары иң катлаулы бурычларны хәл итәргә һәм уңышка ирешергә сәләтле дип саныйбыз", - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының закон чыгару инициативалары өстенлекле тәртиптә каралачак дип ышандырды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International