Статистика һәр тармактагы эшләр торышын реаль күрсәтергә тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 15:40

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Докладны ведомство җитәкчесе Наталья Гатауллина тәкъдим итте.

Татарстанстат рәсми мәгълүматлар бирүне формалаштыру максатларында белешмәләр җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. 2020 елда башкарылган һәм Росстатка якынча 1,5 мең статэш җибәрелгән. Агымдагы елның март башына статистика базасында исәпкә алынган оешмалар саны 112 меңнән артык объектны тәшкил иткән. Бүген Татарстанстатта 300 дән артык кеше рәсми мәгълүмат җыю, эшкәртү һәм формалаштыру белән шөгыльләнә.

Наталья Гатауллина кече һәм урта предприятиеләрнең икътисадый исәбен алуны уздыру үзенчәлекләре, шулай ук быел узачак Бөтенроссия халык санын алу үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Икътисадый исәпкә алу кече бизнесны үстерү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру өчен объектив мәгълүмати нигез төзергә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте ул.

Дәүләт хезмәтләре порталында электрон кушымта кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыру Бөтенроссия халык санын алуның төп яңалыгы булып тора. Шулай ук күп функцияле үзәкләрдә дә язылырга мөмкин булачак.

Ведомство тарафыннан бәяләрне мониторинглау буенча зур эш башкарыла. Бәяләр һәм тарифларны атна саен күзәтү өчен куллану товарлары һәм хезмәтләр җыелмасы 109 атаманы үз эченә ала. 2021 елда исемлек 46 позициягә киңәйтелгән, алар арасына азык-төлек товарлары (яшел тәмләткечләр, җиләкләр, каймаклар), гигиена чаралары, көнкүреш хезмәтләре, экскурсия турлары кертелгән .

Наталья Гатауллина Татарстанстатның мәгълүматы урнаштырылган электрон ресурслар турында җентекләп сөйләде.

Фикер алышуда депутатлар Геннадий Глушков, Фадбир Сафин, Артем Прокофьев, Хафиз Миргалимов, Ольга Воронова, Николай Рыбушкин, Камил Нугаев, Альберт Хәбибуллин, Леонид Якунин һәм башкалар катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, статистиканың  барлык өлкәләрдәге һәм тармаклардагы эшләрнең реаль торышын күрсәтүе мөһим. Росстат илнең һәр гомумиләштерелгән үсеш саны өчен җаваплы булган мөстәкыйль, бәйсез орган булырга тиеш, дип басым ясады парламент башлыгы.

"Бу дәүләт программалары, шул исәптән икътисадый, социаль һәм сәяси программалар гамәлгә ашырыла торган база институты. Шушы мәгълүматлар нигезендә федераль үзәк һәм республикабыз перспектив карарлар кабул итә. Институтлар, хакимият органнары, халык тарафыннан сезгә карата җаваплылык һәм ышаныч югары ", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда, шулай ук цифрлаштыру мәсьәләләрендә ведомствоның мөһим ролен билгеләп үтте.

Депутатлар мәгълүматны игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International