Республика территориясендә М-12 трассасын төзү буенча фикер алышу дәвам итә

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе, 18:33

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы территориясендә Мәскәү - Түбән Новгород - Казан (М-12) тизйөрешле автомобиль юлы участогын төзү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Парламентта тәкъдим ителгән сәяси партияләр вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Лаеш районы башлыгы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Лаеш районы гражданнарының инициатив төркеме әгъзалары белән очрашты.

Очрашуның модераторы - Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, киңәшмәгә әзерлек барышында алдагы көндә М-12 трассасы узачак торак пунктларда яшәүчеләр белән эшлекле очрашу булды. Анда техник характердагы бик күп сораулар ачыкланды, алар алга таба да системага салуны һәм эшкәртүне таләп итә. Шуңа күрә бу тема буенча алдан планлаштырылган түгәрәк өстәл эш киңәшмәсе статусында узды.

Эш төркеме тарафыннан башкарылган эшләр һәм төрле стадияләрдә булган мәсьәләләр турында министр урынбасары Артем Чукин хәбәр итте. Ул трассаның республиканың 142 чакрым озынлыктагы биш районы территориясе буйлап узуын билгеләп үтте. Трассаны төзү мәсьәләсе буенча 6 утырыш үткәрелгән, алар барышында 75 мәсьәлә каралган, аларның күбесе уңышлы хәл ителгән. Һәр районда оператив җавап бирү өчен махсус төркемнәр булдырылган.

Александр Тыгин фикеренчә, төрле хокук бозуларны булдырмас өчен трасса төзү махсус контроль астында алып барылырга тиеш.

Автомобиль юлының проектанты «Санкт-Петербург шәһәренең Гипростроймост» институты» АҖ комплекслы ГИП вәкиле Андрей Резвяков бөтен трасса дәвамында 34 ясалма корылма төзелүе турында хәбәр итте, шулардан 12 күпер һәм юлүткәргече, терлекләр йөрү өчен 6 экодук, авыл хуҗалыгы техникасы йөрү өчен 7 җайланма һәм башкалар. Ул юлның торак пунктлары  бөтенлегенә тәэсир итмәвен әйтте.

Фикер алышуда депутатлар Артем Прокофьев (КПРФ партиясе әгъзасы) һәм Эдуард Шәрәфиев (ЛДПР сәяси партиясе әгъзасы) актив катнашты.

Инициатив төркем әгъзалары территорияләрнең инфраструктура үсешенә, шау-шудан саклау экраннары төзүгә, яңгыр канализацияләре, каты коммуналь калдыклары җыю мәйданчыкларына, яшел үсентеләр булдыруга һ.б. кагылышлы сораулар бирде.

Эдуард Шәрәфиев Тарлаш авылы кешеләренең, шул исәптән җәмәгать транспортын оештыруга, авыл эчендәге юлларны, спорт мәйданчыкларын асфальтлауга кагылышлы сорауларын ирештерде. Очрашуда яңгыраган мәгълүмат министрлыкларга һәм ведомстволарга җиткереләчәк. Билгеләп үтелгәнчә, билгеләнгән проблемаларны хәл итүдә республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган президент программаларын кертү исәбенә район администрациясе үз өстенә аерым роль алачак.

Артем Прокофьев фикеренчә, халык белән сөйләшүләрдән чыгып шуны әйтергә була: хакимият вәкилләренә биргән сораулар игътибардан читтә калмаячак. Очрашу вакытында ирешелгән килешүләр үтәлергә тиеш, алга таба хәрәкәт итеп, бу хәлгә тиз арада җавап бирергә һәм гражданнар белән әңгәмәне дәвам итәргә кирәк.

Александр Тыгин киңәшмәгә йомгак ясап, төрле партия һәм халык вәкилләре бер команда булып,  әлеге эшләрне хәл итүгә муниципалитетлар, министрлыклар, ведомстволар вәкилләрен җәлеп итеп, объектны төзү мәсьәләләрен системалаштыра мөмкинлек бирә һәм аларны хәл итә ала, дип  билгеләп үтте.

Киңәшмәдә йөкләмәләрне үтәүнең катгый сроклары, өстәмә рәвештә карауны  таләп итә торган мәсьәләләр буенча өстәмә очрашулар уздыру билгеләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International