Датасы буенча тикшерү
Татарстан Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин Илһам Шакиров иҗаты тулы бер буын, ә иҗади мирасы Татарстан һәм Башкортстанның тугандаш халыкларының уртак байлыгы дип саный. Бу фикерен ул Уфада Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, бөек татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсендә әйтте.
Бүген Уфада Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортстан Корылтае арасында хезмәттәшлекне алга таба да үстерү турындагы меморандум имзаланды. Документка ике республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев кул куйды.