СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
сентябрь, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды, анда парламентарийлар җирле үзидарә турында республика законына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына, шулай ук муниципаль хезмәт турында республика кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, комитет утырышында Россия Федерациясеннән чыгу һәм илгә керү тәртибе турындагы Федераль законны гамәлгә ашыру турындагы карар проекты каралды.
24
сентябрь, 2024 ел
Бүген мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруда дәүләт гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
24
сентябрь, 2024 ел
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар, шулай ук «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде.
20
сентябрь, 2024 ел
27 сентябрьдә Дәүләт Советы берьюлы ике утырыш үткәрәчәк. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының беренче утырышында шундый карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ