Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда бакчачылыкка ярдәм итү, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру турында республика законнары проектлары һәм «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды. Утырыш эшендә ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, профильле ведомстволар һәм ТР районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Түбән Новгородка эш визиты белән килде, анда Идел буе парламентлары аппаратлары җитәкчеләре Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенең алдагы утырышын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ул 7-10 июньдә Түбән Новгородта узачак.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика мәктәпләрендә булдылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын уку елы тәмамлану белән котладылар, гражданнарны кабул иттеләр һәм үз округларында сайлаучылар белән очраштылар.
Бүген Казанда ТАССР Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка мемориаль такта ачу тантанасы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, парламент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, киң җәмәгатьчелек, Мөхәммәт Галләм улының туганнары һәм якыннары катнашында уздырылган чара танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең тууның 90 ел һәм ТАССР оешуга 102 ел тулуга багышлап үткәреде (1920 елның 27 маенда "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында" Указ имзаланган).
Бүген Чирмешән районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды, анда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың Кама аръягы зонасына керүче 10 районнан авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Семинарны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Татарстанлылар актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш зонасына керүче 14 районның авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына 75 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммалары килә.
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Фәрит Мөхәммәтшин. Язмыш борылышлары» («Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы») китабын тәкъдир итү булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, дәүләт хезмәте ветераннары катнашында узды.
Бүген Казанның Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында турнир узды. ТР Дәүләт Советы Аппараты командасы җиңел атлетика буенча ярышларда 4 нче урынны алды.