Фәрит Мөхәммәтшин Александр Невский ордены белән бүләкләнде

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе, 16:53

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин бу хакта Указга кул куйды.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге югары бүләккә "Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә һәм законнар чыгару эшчәнлегенә зур өлеш керткән өчен" лаек булды.

Александр Невский ордены белән Россия Федерациясе гражданнары Ватаныбыз алдындагы аерым шәхси казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда Россиянең халыкара абруен ныгыту эшендә, илнең оборона куәтен арттыруда, икътисадны, фәнне, мәгарифне, сәнгатьне, сәламәтлекне саклауда ирешкән югары нәтиҗәләре өчен бүләкләнә.

Татарстан парламенты җитәкчесен югары дәүләт бүләге белән Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валетина Матвиенко котлады. "Бу Сезнең югары һөнәри дәрәҗәгезгә, җаваплы дәүләт вазифаларын нәтиҗәле башкаруыгызга, Татарстан Республикасы хакына башкарган зур хезмәтегезгә лаеклы бәя булып тора", - диелә Фәрит Мөхәммәтшин адресына юлланган телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International