Светлана Захарова Казан лицее укучылары белән очрашты

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе, 15:40

Бүген Дәүләт Советында Казан шәһәренең 182 нче номерлы политехник лицей укучылары булды. Балалар мәктәп идарәсе составына керә, шулай ук мәктәпенең “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары булып тора. Лицей активы белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова аралашты.

Октябрь башында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 182 нче номерлы лицейда "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес кунагы булган иде. Шул вакытта парламент башлыгы лицей укучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына килергә чакырды.

Бүген мәктәп укучылары өчен парламент бинасы буенча экскурсия оештырылды. Укучыларга утырышлар залын, рәсми делегацияләрне кабул итү залын, кече залны күрсәттеләр. Биредә аларга парламент тарихы, закон чыгару процессындагы роле турында сөйләделәр.

Очрашуда Светлана Захарова укучыларга Социаль сәясәт комитеты эше, комитет әгъзаларының республика ирекле оешмалары һәм яшьләр активы белән бергәләп эшләве, Яшьләр парламентының эше турында сөйләде.

Очрашу кысаларында Светлана Захарова өлкән сыйныф укучыларының сорауларына җавап бирде. Балалар республиканың Яшьләр парламентына ничек эләгү һәм депутат булу белән кызыксындылар, парламентарийларның эш графигы турында, закон чыгару эшләреннән тыш, депутатларның нәрсә белән шөгыльләнүен сорадылар. "Әнием кебек мин дә балаларыма кабат-кабат шул хакта әйтәм: "Теләкнең  меңләгән мөмкинлеге бар. Теләмәсәң дә мең сәбәп табыла, - диде Светлана Захарова. - Актив, кызыксынучан булыгыз, мәктәпнең иҗтимагый тормышында һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә катнашыгыз».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International