Округларда депутатлар атнасы

2022 елның 12 ноябре, шимбә, 09:30

Дәүләт Советы депутатларының округларда  эше дәвам итә.

11 ноябрьдә Казан федераль университетының төп бинасында Бөтенроссия экологик диктант старт алды. Казан беренче тапкыр Бөтенроссия проекты уздыру өчен үзәк мәйданчык буларак сайланды. Акциядә Экодиктант Федераль оештыру комитеты рәистәше Наталья Соколова, РФ сенаторы Александр Терентьев, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һәм 150 татарстанлы катнашты.

 “Экологик культураны формалаштыру һәм экологик грамоталылыкны күтәрү проектында катнашучылар елдан-ел күбәя бара, - дип басым ясады Таһир Һадиев, - экологик диктантны ачу безнең республика башкаласы Казанда узуы аеруча куанычлы. Экология мәсьәләләре бик мөһим. Әйләнә-тирәдәге мохит бөтен кешенеке, димәк, аның өчен җаваплылык та уртак".

Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр үз белемнәрен онлайн-форматта экодиктант порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда тикшерә ала. Татарстан Республикасында 500дән артык шундый мәйданчык оештырылган. Экодиктант тест форматында уза, аңа 25 сорау керә. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелгән.

11 ноябрьдә Лисичанскига (ЛХР) Татарстаннан 100 тоннадан артык авырлыктагы чираттагы гуманитар йөк китерелде. Гуманитар миссиягә республиканың Хисап палатасы, Алексеевск, Әлки, Зәй һәм Спас районнары администрациясе, Казан шәһәре кушылды. Аны озатып йөрүче төркем составында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев бар иде. Сәфәр барышында Камил Нугаев Лисичанск мэры һәм шәһәр активы белән очрашты.

10 ноябрьдә Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары “Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы бөтенроссия сукырлар җәмгыяте” белән берлектә инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

«Бүген без сукыр һәм чукрак кешеләр белән эшләүче Татарстан предприятиеләренең  хәле буенча фикер алышабыз, алар. Билгеле бер продукция җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләрдән сукыр хезмәткәрләр өчен кайбер преференцияләр билгеләнсен иде дигән үтенечләр алынды. Техник тернәкләндерү чараларына кагылышлы мәсьәләләр дә бар. Без бер урында таптанып тормыйбыз, әлбәттә. Бүген элемтәнең яңа төрләре - смартфоннар һәм ноутбуклар барлыкка килде. Һәм, әлбәттә, безнең инвалидларга да мондый әйберләр кирәк, һәм без бу мәсьәләне өйрәнәчәкбез», - дип билгеләп үтте Светлана Захарова.

9 ноябрьдә Идел буе районының «Жизнелюб» проектында катнашучылар өчен «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына экскурсия оештырылды. Чараның инициаторы - Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова.

Ветераннар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, анда Зөя тарих музее, Успенский монастыре, Иоанн-Предтеченский монастыре, Троицкий чиркәве урнашкан.

"Мондый төрдәге чараларны оештыру өлкән буын кешеләренең активлыгын арттыра,  аларга уңай хис-кичерешләр, яңа энергия бүләк итә, бу, һичшиксез, аларның гомер озынлыгын арттыра", - дип билгеләде Ольга Воронова.

9 ноябрьдә РФ сенаторы Александр Терентьев сайланганнан соң беренче тапкыр гражданнарны кабул итте. Сенатор татарстанлылар белән бистәләрдә инфраструктураны үстерү һәм мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алышты. Кабул итү төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды.

Менделеевскида яшәүче ханым РФ сенаторына районның барлык яшь әти-әниләре исеменнән мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз үзенең балалары йөри торган балалар бакчасының моннан 35 ел элек салынуын һәм бинада күптәннән ремонт ясалмавын сөйләде. Ата-аналар берничә тапкыр профильле ведомстволарга капиталь ремонт үткәрүне сорап мөрәҗәгать иткән, ә 2021 елда халык "Бердәм Россия" мобиль кабул итү бүлмәсендә наказ калдырган.

Мәсьәлә өлешчә хәл ителгән - быел биредә түбәне алыштырганнар, һәм бина шактый җылына төште. Менделеевскида яшәүче хатын-кыз капиталь ремонт үткәрүне тизләтүне сорады. Александр Терентьев үтенечне эшкә алды.

Баулы районының Кызыл Яр авылы халкы урамга газ кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Сенатор хәбәр иткәнчә, якын арада эшләр планлаштырылган һәм Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр тәмамланачак.

8 ноябрьдә Казанда Россиянең бөтен дөньяда һәм, аерым алганда, Донбасста тынычлык урнаштыручы гуманитар һәм волонтерлык миссияләренә багышланган балалар рәсемнәре конкурсының республика этабына нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләрнең эшләре федераль дәрәҗәгә юнәлтелде. Бәйгегә ноябрь ахырында йомгак ясалачак.

"Барлык эшләр дә теләп, яратып башкарылган һәм куелган теманы чагылдыра. Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Төбәк дәрәҗәсендә барлык катнашучыларны билгеләп үтәчәкбез һәм истәлекле сувенирлар һәм дипломнар белән бүләкләячәкбез», - дип билгеләп үтте Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

8 ноябрьдә Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

Депутатка инвалид әнисе белән бергә яшәүче Казанда яшәүче яшь ханым мөрәҗәгать иткән. Гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычы җыелган, идарәче компания бурычлыларны судка биргән, нәтиҗәдә приставлар инвалидлык буенча пенсия килә торган счетка арест салганнар. Хатын-кыз бурычны реструктуризацияләүдә һәм арестны алуда ярдәм күрсәтүне сорый.

Парламентарий Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре белән берлектә 80 яшьтән өлкәнрәк булган торак милекчесенә җылылык өчен ташламалар һәм капиталь ремонт өчен түләү алу мәсьәләләре буенча консультация бирде.

7 ноябрьдә Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнар белән туры эфир оештырылды. Трансляция оешманың социаль челтәрләрендә алып барылды. Татарстанлылар сорауларына Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анисимов җавап бирде. Парламентарийлар ТКХ өлкәсен көткән үзгәрешләр турында сөйләделәр.

"Бүген Дәүләт Думасында кешеләрнең тормышын гадиләштерергә һәм тармакны үтә күренмәле һәм аңлаешлы итәргә тиешле принципларны һәм алымнарны камилләштерү буенча планлы эш бара", - дип билгеләде федераль парламентарий.

Дәүләт Думасы беренче укылышта яшәүчеләрне намуссыз идарәче компанияләрдән яклау турындагы закон проектын кабул итте. Дисквалификацияләнгән затлар реестрына лицензиясе гамәлдән чыгарылган идарәче оешмаларны гамәлгә куючылар турында белешмәләр кертеләчәк. Мондый затлар, алар турында белешмәләр реестрдан чыгарылмый торып, яңадан идарәче компанияләр төзи алмыйлар.

Дәүләт Думасында беренче укылышта шулай ук Торак кодексына төзәтмәләр кабул ителде. Бу  күпфатирлы йортта милекчеләргә гомуми җыелышы мәсьәләләре буенча "Дәүләт хезмәте" порталы аша тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

7 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев ирекле рәвештә махсус хәрби операция уздыру зонасына хәрби хезмәткә китүе  турында хәбәр итте.

Эдуард Шәрәфиев әйтүенчә, аның ирекле рәвештә махсус хәрби операция уздыру зонасына китү турында карары аңлы рәвештә һәм уйланып кабул ителгән. "Мин алты тапкыр гуманитар миссия белән Россиянең дүрт яңа субъектына бардым, шул исәптән без шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә. Анда кешеләрнең нинди шартларда яшәвен күреп, мин махсус операциядә катнашуның беркайчан да булмаганча кирәк булуын аңладым - гуманитар ярдәм оештыручы буларак кына түгел, ә ирекле буларак та. Фашизмга каршы көрәшчеләребез белән иңгә-иң торып сугышачакмын", - дип басым ясаган депутат.

Агымдагы елның маеннан Эдуард Шәрәфиев Донбасстагы гуманитар миссияләрдә катнашты. Татарстаннан җирле халыкка да, «Алга» һәм «Тимер» дип аталган батальоннар ярдәм күрсәтә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International