Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
9
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда, А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру һәм миграция законнарын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта профильле министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма, күзәтчелек һәм хокук саклау органнары вәкилләре, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.


8
июль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Яшел Үзәндә узган Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында сүз физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру турында барды. Моннан тыш, парламентарийлар профиль комитетының 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үткәргән утырышта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Казанда, Совет районының территориаль сайлау комиссиясе (ТСК) базасында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны үткәрүне законнар һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар профиль комитетының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясадылар.

Бүген Кукмара районында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетларының күчмә уртак утырышында туристлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Моннан тыш, депутатлар профиль комитетының 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Бүген Казанда, Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы «Без тарихта эзлебез» дип аталган Шәҗәрә фестивале булып узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән бәйгедә җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент җитәкчесе шулай ук барлык катнашучыларны Россиядә бүген билгеләп үтелә торган матур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне  белән котлады.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың күп балалы гаиләләренә автобус ачкычларын тапшырды. Тантана Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Г.Камал исемендәге театрның яңа мәйданчыгында «Без тарихта эзлебез» Шәҗәрә фестивале кысаларында узды.


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Теләче районында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында урман хуҗалыгын үстерү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук урманнардан файдалану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Комитет эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, республиканың профильле ведомстволары вәкилләре катнашты.


5
июль, 2025 ел
шимбә

Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендәге бәйрәм мәйданы бүген Россиянең барлык төбәкләреннән күпсанлы кунакларны каршы алды, традиция буенча бер мәйданга төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләре җыелды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International