Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Панфилова бүген Дәүләт Советы фойесында куелган «Батырлык һәм Ватан каршында бурыч тарихы» күргәзмәсен карады, күргәзмә  махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан сайлау комиссияләре әгъзаларына багышланган.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында «Безнең бөек Җиңү» Халыкара антифашист марш-эстафетасы»  патриотик акциясе кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап 18 апрельдә Дәүләт Советының тугызынчы утырышында каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итәр дип планлаштырыла.


11
апрель, 2025 ел
җомга

9 майда Казанда узачак Җиңү Парадында Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи автомашиналар катнашачак. Бүген «Авторетроклуб-21» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узган гомуми җыелышта шундый карар кабул итте. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIX Россия венчур форумын ябу тантанасы узды. Өч көн дәвамында профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эксперт һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре, компанияләр һәм әйдәп баручы чит ил венчур фондлары җитәкчеләре венчур индустриясенең һәм туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре турында фикер алыштылар. Форум эшендә 5 меңнән артык кеше катнашты, 180нән артык стартап тәкъдим ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы китте. Тугыз зур фура төзелеш материаллары, гигиена әйберләре һәм балалар ризыгы, көнкүреш техникасы, бәрәңге һәм эчә торган су алып бара. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы – 150 тонна. Бу гуманитар колоннаның 30 нчы тапкыр җибәрелүе, чираттагы гуманитар акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Йөкләрне «Бәхетле»  складыннан төяп җибәрделәр. Волонтерлар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

Бүген Симферополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) Россия Закон чыгаручылар советының Федерациянең яңа субъектларын РФ хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керде. Үзгәрешләр тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла: йорт хайваннарын тотудан алып гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибен төгәлләштерүгә кадәр. Аерым алганда, теркәлмәгән йорт хайваннары өчен закон нигезендә штраф кертелә. Генераль планнарны кайбер очракларда гавами тыңлаулар уздырмыйча гына расларга, ә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына мөрәҗәгатьләрне гражданның идентификациясен тәэмин итә торган мәгълүмат системасын файдаланып җибәрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, дини оешмаларның җитәкчеләре һәм гамәлгә куючылары өчен өстәмә чикләүләр кертелә. 

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, «парламент дәресе» проекты кысаларында педагоглар һәм мәктәп укучылары белән аралаштылар. 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International