«Бердәм Россия» фракциясе утырышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 09:33

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр фракциянең 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның эше турында сөйләде.

Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта филиалда 102 хезмәткәр эшли, шул исәптән 85 социаль координатор, алар республиканың барлык муниципаль районнарында да эшли. Ике ел эчендә 58 мең мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 97% ы уңышлы хәл ителгән. "Мөрәҗәгатьләрнең иң актуаль темалары булып социаль ярдәм чараларын билгеләү, махсус операциядә катнашуга бәйле акчалата түләүләр, юридик ярдәм, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу мәсьәләләре кала», – дип белдерде ул.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, фонд нигездә хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби хезмәттән азат ителгән СВО катнашучылары белән эшли. "Безнең һәр ветераныбызга социаль ярдәм күрсәтү бурычы тора, – дип ассызыклады ул. – Һәр ветеранга социаль координатор беркетелә һәм һәр ветеранга карата индивидуаль озата бару программасы төзелә». 

«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләгәндә, Гүзәл Удачина сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын алу, медицина, тернәкләндерү, шифаханә-курорт ярдәмен алу, эшкә урнашуда ярдәм итү, шулай ук тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, ветераннарны җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итү кебек чараларга аерым тукталды.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә фонд СВО ветераннарын диспансерлаштыру программасын эшләтеп җибәргән, аның кысаларында махсус хәрби операция ветераннары сәламәтлекләрен бер көндә тулысынча тикшерә ала. Белгечләр, кирәк булганда, өстәмә тикшерүләр билгеләячәк. Диспансеризация үзәк район хастаханәләре, Казан һәм Яр Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитальләре базасында үткәрелә.

Шулай ук фонд тарафыннан махсус операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтелә, бу еллар эчендә мондый ярдәм 3228 кешегә күрсәтелгән.

Эшкә урнашуга килгәндә, Гүзәл Удачина ассызыклаганча, гадәттә  СВО ветераннарының 80% тан артыгы эшкә урнаша. Хәзерге вакытта 118 кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, шулай ук республиканың югары һәм махсус урта уку йортларында белем ала.

«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы шулай ук СВО ветераннары өчен торак урыннарны җайлаштыра, 2 ел эчендә Татарстан Республикасының 29 районыннан 112 гариза кабул ителгән, 31 торак урын җайлаштырылган.

Фонд филиалы СВО ветераннарын реабилитацияләүнең техник чаралары (протезлар, кресло-коляскалар, ишетү аппаратлары һ.б.) белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта 10,5 млн сумлык 18 гариза буенча эш башкарылган.  

Бүген утырышта бердәмроссиялеләр фракциянең быелгы беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясадылар. «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, хисап чорында фракциянең 5 утырышы уздырылган, 19 мәсьәлә каралган. Гомуми җыелышларга кертелгән төп темалар арасында – закон проектлары эшчәнлегенең торышы, сайлау округларында депутатлар эшен оештыру, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру.

Беренче яртыеллыкта кабул ителгән 56 канунның 36сы фракция әгъзалары тарафыннан кертелгән.

Депутатлар эшчәнлегенең мөһим өлеше дип Юрий Камалтынов сайлаучылар белән эшләүне атады. Бердәм республика сайлау округы буенча сайланган барлык депутатлар да аерым сайлау округларына беркетелгән. Фракция депутатлары тарафыннан беркетелгән округларда шәхси кабул итүләрдә 1299 граждан кабул ителгән, 3771 мөрәҗәгать каралган.

Юрий Камалтынов «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең актив эшчәнлегенә аерым игътибар бирде.

Шулай ук утырышта 2025 елның икенче яртыеллыгына «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутатларының гражданнарны кабул итү графигын расладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International