Юрий Камалтынов: ««ПолитЗавод» - бик кирәкле проект»

2025 елның 15 июле, сишәмбе, 20:43

Бүген Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта «Бүгенге Россиянең үсеш двигателе буларак яшьләр» дигән темага панель дискуссия узды. «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узган һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде. 

Дискуссиядә республиканың төрле муниципаль районнарыннан 150 дән артык кеше катнашты. Спикерлар арасында – сенатор, РФ Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нең төбәк рәисе Антон Демидов бар иде.

Панель дискуссиядә ил киләчәгендә яшьләрнең роле,  патриотик тәрбияләү, командалы эш һәм остазлык үзенчәлекләре, шәхси җаваплылык һәм яшьләрнең иҗтимагый-сәяси процессларда катнашу мөһимлеге турында сөйләштеләр.

«Бу проект кысаларында яшьләрнең иҗтимагый хәрәкәтне, политтехнологияләрне үстерү мәсьәләләрендә үз компетенцияләрен җитди рәвештә арттыру, лидерлык һәм оештыру күнекмәләрен камилләштерү, ниһаять, дөньяга карашларын киңәйтү мөмкинлеге туа, – дип ассызыклады Юрий Камалтынов. – Проект эшләгән елларда «ПолитЗавод» аша бик күпләр үтте, алар соңрак Дәүләт Советы депутатлары, җирле дәрәҗәдәге депутатлар яки яхшы җитәкчеләр булдылар. Бу яктан караганда «ПолитЗавод», әлбәттә,  –  бик кызыклы һәм кирәкле проект».

Александр Терентьев, Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендәге җитди эшне билгеләп, «ПолитЗавод»ны бу юнәлештә уңышлы үрнәкләрнең берсе дип атады. «Бу үз вакытында «Бердәм Россия» тарафыннан хупланган һәм Россия Федерациясе кысаларында масштабланган инициатива, – дип ассызыклады сенатор. – Бүген биредә патриотизм, Ватанга хезмәт итү, дөреслек һәм традицион кыйммәтләр темалары яңгырады. Мин ышанам, яшьләр инициативалары хупланган республиканың киләчәге яхшы».

«Беренче чиратта без яшьләребезгә мең еллык тарихы булган көчле дәүләтебез булуын җиткерергә тиешбез. Әгәр дә син үз тарихыңны хөрмәт итмәсәң, Ватаныңны яратмасаң, үз дәүләтеңә файдалы булачагың икеле», - дип билгеләде Рәсим Баксиков.

«Без иң яхшы, иң актив һәм амбициоз яшьләрне сайлап алу һәм аларны «Бердәм Россия» партиясе проектларына кертү өчен «ПолитЗавод» бөтенроссия проектын эшләтеп җибәрдек», – дип билгеләп үтте «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» рәисе Антон Демидов.  Аның фикеренчә, нәкъ менә «ПолитЗавод»тан күп санлы яңа идарәчеләр, депутатлар һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр чыгачак. Безгә Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан яшьләр сәясәтен актив алга этәрү өчен күп санлы яшь технологлар, дизайнерлар, ѕммщиклар, дебатлар осталары кирәк булачак», – дип ассызыклады Антон Демидов.

Ул шулай ук яшь гвардиячеләрнең, шул исәптән Татарстаннан да, яңа регионнарда махсус операцияләрдә һәм гуманитар миссияләрдә актив катнашуын искәртте.

Проект – сәяси актив яшьләр өчен ачык конкурс мәйданчыгы. Катнашучылар дүрт юнәлеш буенча белем бирү программасын узалар: сайлау алды штабы технологы, сәяси спикер, иҗтимагый проектлар менеджеры һәм сәяси СММ һәм дизайн өлкәсендә белгеч. Укулар ике этапта уза: төбәк һәм федераль, ул «Гвардейск» сменасында катнашу белән тәмамланачак. Программада-депутцияләр, депутатлар белән очрашулар, проект эше һәм сәяси дебатларда катнашу.

Татарстанда проект 20 елдан артык уңышлы тормышка ашырыла, ел саен 100дән артык катнашучыны җәлеп итә. Бу вакыт эчендә «ПолитЗавод» күп кенә яшь сәясәтчеләргә карьерасында беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән төп проектларның берсенә әверелде. Проектны тәмамлаучыларның күбесе бүген хакимият органнарында эшли, Дәүләт Советы депутатлары, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге парламентарийларның ярдәмчеләре булып тора, шулай ук башка өлкәләрдә дә уңышка ирешә.

2025 елда проектта катнашуга Татарстаннан 550дән артык гариза килгән. Сайлап алудан соң 200 яшь кеше катнашкан.

Проектның җиңүчеләре төбәк һәм федераль хакимият органнарына, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Үзәк штабына стажировкаларга чакырылачак, төрле дәрәҗәдәге депутатларның ярдәмчеләре булачак, шулай ук «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты эшенә җәлеп ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International