Социаль сәясәт комитеты утырышында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 8 июле, сишәмбе, 18:22

Бүген Яшел Үзәндә узган Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында сүз физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру турында барды. Моннан тыш, парламентарийлар профиль комитетының 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үткәргән утырышта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар Яшел Үзән шәһәренең Мирный микрорайонында «ФИЗРА «Спорт үзәге» физкультура-савыктыру комплексы төзелешенең барышы белән таныштылар (төзелеш Россия Спорт министрлыгының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бара), 5 нче номерлы «Дельфин» спорт мәктәбе бассейнында, көрәш спорт мәктәбе бинасында һәм «Маяк» спорт комплексында булдылар.

«ФИЗРА» спорт үзәгендә төзелеш эшләрен бу ел ахырында тәмамлау планлаштырыла. Үзәктә аэробика, йога өчен спорт заллары, фитнес зал, кафе урнашачак.

«Дельфин» спорт мәктәбенә капиталь ремонт кысаларында, спорт мәктәбе директоры Вероника Поправко билгеләп үткәнчә, барлык коммуникацияләр, электр үткәргечләре алыштырылган, су кертү-суырту вентиляция системасы, автомат янгын сигнализациясе, видеокүзәтү системасы урнаштырылган, бассейн касәсе ремонтланган һәм химик су чистарту системасы урнаштырылган. Хәзерге вакытта спорт мәктәбендә ике бүлек эшли – йөзү һәм шахмат. Йөзү белән 600 гә якын бала, шахмат белән 124 укучы шөгыльләнә.

Яшел Үзәндәге көрәш спорт мәктәбе биш ел элек эшли башлаган, биредә дзюдо, спорт көрәше (грек-рим көрәше), көрәш, самбо секцияләре оештырылган. Көрәш спорт мәктәбендә барлыгы 707 яшь спортчы шөгыльләнә, алар белән 16 квалификацияле тренер эшли.

Күчмә утырышның пленар өлеше узган «Маяк» спорт комплексында булды. Анда Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр җыелма командаларының чаңгы узышлары, авыр атлетика, дзюдо, спорт гимнастикасы, чирәмдәге хоккей, өстәл теннисы, тхэквондо һәм ишү буенча укыту-тренировка процессын оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнәләр. 

Комитет утырышында Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру турындагы доклад белән спорт министры урынбасары Илдар Садриев чыгыш ясады. 

Илдар Садриев әйтүенчә, Татарстан спорт объектлары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе буенча ил төбәкләре арасында лидерларның берсе. Республикада барлыгы 12 мең спорт корылмасы эшли, шулардан 2 116 спорт залы, 45 стадион, 56 ябык боз аренасы, 304 йөзү бассейны.

2013 елдан республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзү проекты гамәлгә ашырыла, 12 ел эчендә 1 172 спорт корылмасы, шул исәптән 40 хоккей тартмасы, 44 блоклы модульле чаңгы базасы һәм 19 ябык футбол манежы төзелгән. Спорт мәйданчыклары зур шәһәрләрдә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә генә түгел, ә авыл җирлекләрендә дә урнашкан. Республика бюджетыннан бу максатларга 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы мәгълүматы буенча, узган елда системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар 65,8% тәшкил иткән.

2020 елдан капиталь ремонт буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. 5 ел эчендә 97 спорт объектында ремонт ясалган. Быел республиканың 15 муниципаль берәмлегендә 651,4 млн сумлык 21 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырылган.  

Татарстанда 141 спорт федерациясе эшли, алар 143 спорт төрен үстерәләр. Россия Федерациясе җыелма командалары составына Татарстан Республикасыннан 1005 спортчы кертелгән.

Республиканың 164 спорт мәктәбендә 79 спорт төре үстерелә. Укыту-тренировка эшен 2 920 тренер алып бара. 

Татарстан Республикасының спорт мәктәпләрендә балаларны укыту өчен шартлар тудырылган, дип саныйлар депутатлар. Парламентарийлар фикеренчә, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен саклау һәм үстерү буенча чаралар күрү генә түгел, күчмә ярышларны финанслау, экипировка сатып алу һәм спорт мәктәпләренең укыту-матди базасын үстерү мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк.

Профильле комитет әгъзалары, төрле яшьтәге гражданнар, шул исәптән өлкәннәр дә спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, йортлар янында спорт мәйданчыклары төзүне дәвам итәргә кирәклеген ассызыкладылар.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев депутатларның игътибарын авыл җирләрендә урнашкан спорт залларында капиталь ремонт ясау кирәклегенә юнәлтте. Мәсәлән, Осиново һәм Нурлат авылларындагы спорт залларының торышын бик яхшы дип булмый, шуңа да карамастан әлеге муниципалитетларның командалары Мәктәп волейбол лигасында берничә тапкыр призлы урыннар яулаган.

Комитет утырышында шулай ук Социаль сәясәт комитетының 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Беренче яртыеллыкта комитет тарафыннан 7 утырыш уздырылган, шул исәптән 2се күчмә, аларда 21 мәсьәлә каралган, шул исәптән 9ы – контроль. Комитет тарафыннан 9 закон проекты каралган, шуларның 8е закон буларак кабул ителгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International