Депутатлар округларда

2025 елның 11 июле, җомга, 12:59

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика гаиләләрен, шул исәптән күп балалыларны, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, милли бәйрәмнәрдә һәм фестивальләрдә катнаштылар.

11 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Әлмәттә Нефть саммиты эшендә катнашты. Нефть саммиты Россиянең иң абруйлы дискуссия мәйданчыкларының берсе булып тора, аның кысаларында ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре карала, тармакның төп технологик өстенлекләре буенча хакимият һәм бизнесның берләштерелгән позициясе формалаштырыла.

11 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Мамадыш районына барды, анда район активы белән очрашты һәм татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

9 июльдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Казан Экспо» территориясендә узган «Агроволга - 2025» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнашты. «Агроволга»  Россия агросәнәгать комплексының иң зур вакыйгаларының берсе. Быел күргәзмә бишенче тапкыр уздырыла, анда 27 илдән 400дән артык компания тәкъдим ителгән.

9 июльдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казанның Яңа Савин районында гражданнарны кабул итте. Район халкы шәһәрдә  «законсыз»  парковкалар оештыруга зарланды, шулай ук Казанда  Җәяүлеләр көне оештырырга тәкъдим итте. Бу көнне казанлыларны җәяү йөрүгә, велосипедларга яки җәмәгать транспортына өстенлек биреп, автомобильдән вакытлыча баш тартырга чакыралар.  Депутат халыкның барлык мөрәҗәгатьләрен эшкә алды.

9 июльдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова эш сәфәре белән Яр Чаллыга килде, анда ул гражданнарны кабул итте. Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе кушуы буенча депутат автошәһәр администрациясе хезмәткәрләре белән очрашты һәм Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуны һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

8 июльдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның Совет районында гражданнарны кабул итте. Депутатка пенсионер хатын транспорт картасына өстәмә түләүне пенсиягә кертү соравы белән мөрәҗәгать итте. Тагын бер мөрәҗәгать дәвалау оештыруда ярдәм күрсәтү, озатып йөрү һәм продуктлар сатып алу буенча волонтерлык ярдәме күрсәтү үтенече белән бәйле. «Кабул ителгән мәсьәләләрне хәл итүгә һәрвакыт җаваплы карыйбыз, һәр мөрәҗәгатьне тирәнтен һәм җентекләп өйрәбез», –  дип басым ясады Лилия Марина.

7 июльдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова  «ПолитЗавод  – 2025» проекты кысаларында «Сәяси көрәш» буенча сайлап алу турының эксперты булды.  Утыздан  артык катнашучы Татарстанның алга таба үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алышу өчен дискуссия мәйданчыгына чыкты, алар  мәдәният һәм икътисадтан алып яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау һәм башка темаларга сүз көрәштерделәр.  «Дебатлар тәнкыйди фикерләүне, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен, шулай ук командада эшли белүне үстерә. Бу нәкъ менә сәясәтче ия булырга тиеш сыйфатлар»,  –  диде  Ольга Воронова.

5 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Азнакай районының Тымытык авылында булды, анда ул мәктәп укучылары өчен татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә багышланган «Ура, авылга» проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Проектның максаты – авыл җирлегендә көндезге түләүсез җәйге лагерьлар оештыру, анда балалар ял итү белән беррәттән туган телләрен өйрәнә, үз халкының һәм авылларының мәдәни мирасы белән таныша ала. Депутат балалар белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде һәм үсеп килүче буын өчен мондый белем бирү мәйданчыкларының әһәмияте турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. «Мондый балаларны савыктыру лагерьлары балаларны чын мәгънәсендә җәлеп итү үзәкләренә әверелде, шулай ук төрле буын кешеләрен берләштерде»,  – дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов. 

Шул ук көнне депутат төрки халыкларның «Чатыртау җыены» төбәкара халык иҗаты фестивалендә катнашты.

5 июльдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Зеленодольск шәһәрендә  «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәмендә булды. Бәйрәм мәйданында төрле интерактив программалар, мастер-класслар, күргәзмәләр, ярминкәләр оештырылды. Шул ук көнне Ирина Терентьева Иҗтимагый советының махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен  оештырган «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының киңәйтелгән утырышында катнашты.

5 июльдә Пермь шәһәрендә татар халык бәйрәме Сабантуй узды. Татарстан Рәисе,  республика парламенты һәм хөкүмәте исеменнән мәйдан кунакларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлады.

5 июльдә Ютазы районының Әбсәләм авылында төрки  халыкларның «Кымыз бәйрәме-2025» III төбәкара иҗат фестивале узды, анда Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты. Фестиваль кысаларында атка атланып  уктан ату,  «Аударыш» көрәше һәм арба белән йөгерү оештырылды. Кунакларга шулай ук мастер-класслар, халык һөнәрләре күргәзмәсе һәм ат чабышлары буенча бәйгеләр тәкъдим ителде. Төбәктә җирле фермер хуҗалыклары җитештерә торган традицион продукт  – кымыз дегустациясе аеруча популяр булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International