Бүген парламентта республиканың архив хезмәте тарафыннан әзерләгән «Татарстан Республикасы Дәүләт Советына – 30 ел» дип аталган күргәзмә ачылды. Экспозиция 1990 еллар уртасындагы катлаулы социаль-икътисадый һәм сәяси шартларда Татарстан парламентаризмының формалашу тарихын сөйли. Уникаль экспонатлар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хезмәте ветераннары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре танышты.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды. Парламентарийлар экологик иминлекне тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин да чыгыш ясады. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Конституция Советының 2023 - 2024 елларда Татарстанда конституциячел законлылыкның торышы турындагы доклады бүген Дәүләт Советы утырышында беренче мәртәбә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре итеп билгеләп кую өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән алты кандидатура бүген Дәүләт Советы тарафыннан хупланды. Кандидатларны ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатларын һәм ветераннарын, шулай ук барлык татарстанлыларны Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, өч дистә ел эчендә парламентаризмның ышанычлы хокукый нигезе булдырылган, югары профессионализм, җаваплылык һәм бердәмлек традицияләренә нигез салынган. «Бу принциплар, буыннар дәвамчанлыгын саклап, барлык чакырылыш депутатлар эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде», – дип басым ясады республика Рәисе җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында чыгыш ясаганда.
Республиканың Дәүләт Советы шушы еллар дәвамында Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын белдереп һәм аның мәнфәгатьләрен яклап эшләде һәм киләчәктә да шулай эшләячәк. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Дәүләт Советының сигезенче утырышында белдерде, көн тәртибендәге беренче мәсьәлә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйга – Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган иде.
Бүген парламент утырышында депутатлар Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларын кайбер суд участокларына сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Сайлауга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның сигезенче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракциянең эш планын үтәү барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.
Дәүләт Советының 30 еллыгы уңаеннан Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга илнең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләреннән һәм төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары рәисләреннән котлау телеграммалары килә.