Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

1. Конституциячел корылыш нигезләре.

2. Федератив корылыш мәсьәләләре. 

3. Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятен оештыру.

4. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарын һәм башка дәүләт органнарын төзү мәсьәләләре, моңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советының башка комитетлары карамагындагы мәсьәләләр керми.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, аның органнарының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутатларының статусы.

6. Җирле үзидарә, моңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советының башка комитетлары карамагындагы мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү керми.

7. Татарстан Республикасы Конституция советы эшчәнлеге мәсьәләләре.

8. Сайлаулар һәм референдумнар турында законнар.

9. Россия Федерациясе гражданлыгы мәсьәләләре.

10. Татарстан Республикасы дәүләт символлары.

11. Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре.

12. Дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль  хезмәт.

13. Дәүләт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, дәүләт граждан хезмәткәрләренең, муниципаль хезмәткәрләрнең социаль һәм пенсия тәэминаты.

14. Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыруның гомуми принциплары.

15. Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышы.

16. Парламентара хезмәттәшлек.

17. Комитет карамагындагы башка мәсьәләләр.

Комитет составы

Комитет җитәкчелеге

Хәбибуллин
Альберт Галимҗан улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе

Миргалимов
Хафиз Гаяз улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International