Бүген Казанда, Совет районының территориаль сайлау комиссиясе (ТСК) базасында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны үткәрүне законнар һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар профиль комитетының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясадылар.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырыш республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау мәсьәләләре буенча Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар дәүләт граждан хезмәте, җирле үзидарә һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук парламентның алтынчы чакырылышы чорында профильле комитет эшенә йомгак ясадылар.
Дәүләт Советы комитетларында ТР Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карау башланды. Һәр комитет документны үзенең профильле юнәлешләре буенча карый, бүген документ Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында тәкъдим ителде.
Бүген Дәүләт Советында комитет каршындагы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы булды. Комитет әгъзаларына республика чикләренең урыны билгеләнүгә бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарын үтәүнең барышы турында мәгълүмат бирелде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясенең күрше субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләү буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар ТРның аерым закон актларына һәм муниципаль хезмәт турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.
Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясен формалаштыру, республиканың территориаль чикләрен үзгәртү турында ТР законнары проектлары, шулай ук ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. Утырышның көн тәртибенә шулай ук Федераль закон проектлары да кертелгән иде.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында Карар кабул ителде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Чаллы шәһәре территориясен 1582 квадрат метрга арттырырга тәкъдим иттеләр. Муниципаль берәмлек территориясен үзгәртү итыяҗы төзелгән торак йортның шәһәр читенә чыгуы белән бәйле барлыкка килде. Бу хакта бүген Чаллы башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.