Россиянең барлык катнаш субъектлары белән Татарстан чикләре төгәлләштерелде

2024 елның 20 марты, чәршәмбе, 09:34

Бүген Дәүләт Советында комитет каршындагы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы булды. Комитет әгъзаларына республика чикләренең урыны билгеләнүгә бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарын үтәүнең барышы турында мәгълүмат бирелде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

«Без республиканың чиктәш төбәкләр, РФ субъектлары белән чикләренең урнашу урыны турындагы килешүне расладык,  алар бездә сигез, шуңа бәйле рәвештә бүген муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү турындагы республика законнарын өстәмә карау таләп ителәчәкме-юкмы  икәнен карарга кирәк», – дип билгеләп үтте комитет рәисе Альберт Хәбибуллин, утырышны ачып.

Татарстан Республикасы тарафыннан 2023 елда чиктәш субъектлар – Чувашия, Башкортостан, Марий Эл, Удмурт республикалары, Самара, Киров, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре белән чикләр билгеләү эше төгәлләнде.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына республиканың Россия Федерациясенең барлык чиктәш субъектлары һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре белән чиктәш чикләре турында белешмәләр кертелгән.

Чикләре республика чикләре белән туры килгән муниципаль районнарда республиканың бөтен чиге буйлап төгәлләштерелгән координаталар нокталарына бәйле рәвештә 2005 елда муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм чикләре билгеләнгән Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Докладчы билгеләп үткәнчә, фикер алышу нәтиҗәләре буенча барлык законнарга да үзгәрешләр кертү кирәк булмаячак. "Бөтен җирдә дә узел нокталары кагылмый һәм муниципаль берәмлекләр чикләренең барлык текст тасвирламаларында да республика чигенең үтүенә сылтама юк. Муниципаль районнар чикләрен билгеләү буенча республиканың гамәлдәге законнарындагы формулировка һәрвакыт чикнең тасвирламасын җентекләп аңлатмаска мөмкинлек бирә", – дип төгәлләде сүзен министр урынбасары.

Бүген парламентарийлар Татарстан Республикасы Тукай районы Мартыш авылын бетерү һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын карадылар. Мартыш авылы Тукай муниципаль районының Иштирәк авыл җирлеге территориясендә, Түбән Кама сәнәгать мәйданчыгына иң якын урнашкан торак пункт. Аңлатма язуы буенча, Мартыш авылы санитар зона чикләренә кергән. «Санитар-яклау зоналары һәм предприятиеләрнең, корылмаларның һәм башка объектларның санитар классификациясе» СанПиН таләпләре нигезендә торак төзелешен санитар-яклау зонасында урнаштыру рөхсәт ителми.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Мартыш авылы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар юк. "Моннан тыш, кадастр өземтәләре нигезендә бетерелә торган торак пункт территориясендә торак төзелеше өчен бирелгән җир кишәрлекләре дә юк, шулай ук торак төзелеше дә юк. Шул уңайдан район Советы Мартыш авылын бетерү инициативасы белән чыкты, – дип аңлатты докладчы. – 2022 елның 22 декабрендә Иштирәк авыл җирлегендә дә халык алдында тыңлаулар узды, аның кысаларында барлык катнашучылар авылны бетерү кирәклеге белән килештеләр».

Комитет закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына аны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International