Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында республиканың сайлау округлары чикләрен үзгәртү мәсьәләләре каралды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе, 17:50

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда депутатлар Татарстан сайлау округларының яңа схемасы турында фикер алыштылар, республика Дәүләт Советының РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән 2023 елга хезмәттәшлек планын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

 «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары проектын Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев тәкъдим итте.

«Сайлау округларының гамәлдәге схемасы 2014 елда Дәүләт Советы тарафыннан расланды һәм 2014 һәм 2019 еллар сайлауларында кулланылды, – дип искәртте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. – Яңа схемада сайлаучылар саны буенча бермандатлы сайлау округларының якынча тигезлеге турындагы таләпләр үтәлде. Хәзерге вакытта республикада сайлаучылар саны 2 млн 928 мең 190 кеше тәшкил итә».

Барлыгы 50 бер мандатлы сайлау округы эшләячәк, шуларның 17сендә яңа чикләр барлыкка килде. Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, үзгәрешләр шәһәр округларындагы сайлау округлары санына кагылмый. Казанда аларның саны - 16, Яр Чаллыда - 4, Әлмәттә һәм Түбән Камада - 3әр округ. Яңа чикләрне республика районнарындагы 17 округта билгеләргә тәкъдим ителә. Апас округы (Апас, Кайбыч, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары), Буа округы (Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнары), Алексеевск округы (Алексеевск, Әлки, Спас, Аксубай районнары), Чистай округы (Чистай районы һәм Чистай шәһәре), Әлмәт округы (Әлмәт районы, Әлмәт шәһәренең бер өлеше, Яңа Чишмә район), Азнакай округы (Азнакай шәһәре, Азнакай һәм Мөслим районнары), Зәй округы (Зәй шәһәре, Зәй һәм Сарман районнары), Ык буе округы (Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә районнары), Менделеевск округы (Менделеевск һәм Тукай районнары), Кукмара округы (Кукмара һәм Саба районнары), Арча округы (Арча һәм Балтач районнары). Шулай ук Питрәч округы (Питрәч һәм Теләче районнары), Биектау округы (Биектау һәм Әтнә районнары) һәм Кама-Вятка округы (Мамадыш һәм Түбән Кама районнары) барлыкка килде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдим иткән мәгълүматны тикшерүдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, депутатлар Хафиз Миргалимов, Николай Рыбушкин, Ольга Воронова, Михаил Сыровацкий, комитет каршындагы Экспертлар советы рәисе Валентина Липужина һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты. Алар округларда сайлаучылар саны, участок сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудыру, округ чикләренең һәм районнарның административ чикләренең туры килүе белән кызыксындылар.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Дәүләт Советына республика сайлау округлары чикләренең яңартылган схемасын расларга тәкъдим итте.

Бүген комитет утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Закон проекты муниципаль норматив-хокукый актларны рәсми рәвештә бастырып чыгару һәм халыкка җиткерү белән бәйле берничә юридик төшенчәне төгәлләштерә.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International