Сиктерме-Хузангай авылы исемен үзгәртү турында гавами тыңлаулар 24 июньдә узачак

2022 елның 7 июне, сишәмбе, 18:09

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында Карар кабул ителде.

Гавами тыңлаулар «Географик объектлар исемнәре турында» Федераль законның 9 статьясы һәм «Татарстан Республикасында географик объектлар исемнәре өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»Татарстан Республикасы Законының 4 статьясы нигезендә үткәрелә. 

Гавами тыңлаулар 2022 елның 24 июнендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Сиктерме-Хузангай авылында  урнашкан Хузангай клубы-музее бинасында (Майская урамы, 1А йорт) узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International