Социаль сәясәт комитеты

Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:

1) сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт;

2) хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәтне саклау;

3) гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклау һәм социаль тәэмин итү (дәүләт граждан хезмәткәрләрен, муниципаль хезмәткәрләрне һәм дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларны пенсия белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрдән тыш);

4) гаиләне, аналарны, аталарны һәм балаларны саклау;

5) Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге мәсьәләләре;

6) демографик һәм яшьләр сәясәте;

7) комитет каравына кертелгән башка мәсьәләләр.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International