Социаль сәясәт комитеты утырышында җәйге ялны оештыру буенча фикер алыштылар

2024 елның 24 мае, җомга, 14:39

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, яшьләр сәясәте һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, РФ төбәкләренең Федераль хөкүмәткә кайбер закон чыгару органнарының мөрәҗәгатьләрен хупладылар.

Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында мәгълүматны ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков җиткерде. Ул, аерым алганда, бу җәйдә 1686 оешма базасында 220 меңнән артык бала ял итә алачагын билгеләп үтте. Балалар һәм яшүсмерләр 114 шәһәр читендәге стационар лагерьларда (78 631 кеше), 11 шифаханә-курорт оешмаларында (7 700 кеше), 46 палатка тибындагы лагерьларда (12 529 кеше), 885 мәктәп яны лагерьларында (56 884 кеше), 626 хезмәт һәм ял лагерьларында (11 315 кеше) һәм Кара диңгез яр буенда урнашкан лагерьларда (4 996 кеше) ял итәчәк.

2024 елгы сәламәтләндерү кампаниясен финанслауга республика бюджетыннан 2,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Җирле бюджетларда шулай ук балаларның җәйге ялын оештыруга 10,6 млн сум акча каралган.

Дәүләт программалары кысаларында 43 мең 415 юллама бушка биреләчәк, шулардан тернәкләндерүгә, реабилитациягә мохтаҗ балаларга, шулай ук хроник авырулы балалар өчен шифаханә-курорт оешмаларына 4,7 мең юллама; гражданлык-патриотик юнәлештәге палатка тибындагы лагерьларга 3 мең юллама; югары уку йортлары студентларына физкультура-сәламәтләндерү чараларын оештыру өчен 5 мең юллама; мәктәп укучылары өчен көндезге лагерьларда оештырылган хезмәт һәм ял лагерьларына 11 мең 315 юллама; шәһәр читендәге лагерьларга сәләтле балалар өчен 8 мең 319 юллама, шул исәптән Кара диңгез яр буенда ял итү өчен 1,2 мең юллама һәм Сәләт форумында катнашучылар өчен 2,2 мең юллама.

Министр урынбасары  әйтүенчә, мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә катнашучы кешеләрнең балалары өчен 6 меңнән артык юллама бүлеп бирү каралган.

Денис Лулаков әйтүенчә, балалар ял иткән урыннарында иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Лагерьларда һәм шифаханәләрдә контроль-үтү пунктлары комплектланачак, территорияләрне саклау чаралары көчәйтеләчәк һәм коймалар ныгытылачак, видеокүзәтү системалары урнаштырылачак. «Сәламәтләндерү учреждениеләре "куркынычсызлык паспорты" булганда гына файдалануга рөхсәт ителә», – дип йомгаклады сүзен министр урынбасары.

Докладчы шулай ук министрлыкның балалар ял лагерьларын туклану ризыклары белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү эше турында сөйләде.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ведомство карамагында булган профильле лагерьлар эше һәм аларда белем бирү һәм тәрбия программаларын гамәлгә ашыру турында өстәмә мәгълүмат бирде. Аның әйтүенчә, профильле лагерьларда 103 меңнән артык бала ял итәчәк, шул исәптән хезмәт һәм ял лагерьларында  – 11 меңгә якын яшүсмер. Министрлык тарафыннан 50 программа гамәлгә ашырыла, шул исәптән мәгариф, патриотик, иҗади һәм спорт программалары.

Популяр лагерьларга юлламалар алу кыенлыкларына һәм җәйге чорда балалар өчен спорт учреждениеләренең уңайлылыгы мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, депутатлар министрлыкларга һәм муниципалитетларга сәламәтләндерү программаларының эчтәлеген һәм сыйфатын бәяләү, ял һәм мәгариф-тәрбия эшчәнлеген карап тоту, шулай ук кадрлар сайлау, республиканың сәламәтләндерү лагерьларында балаларга карата хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

ТР ММИ Территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова «2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында»  закон проектын тәкъдим итте. 2023 елда керемнәр буенча Фонд бюджеты үтәлеше 71,7 млрд сум тәшкил иткән, план күрсәткечләренә карата 1,1 млрд сумга арткан. Бюджетның чыгым өлеше 72,2 млрд сумга үтәлгән. Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан фондка 60,9 млрд сумлык бюджетара трансфертлар кергән. ММИ Федераль фонды бюджетыннан кергән акчалар күләме керемнәрнең гомуми суммасының 85% тәшкил итә. Татарстан Республикасы бюджетыннан фонд бюджетына бюджетара трансфертлар 10 млрд сумнан артык кергән.

Закон проектын тикшерүдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, депутатлар Алексей Созинов, Нина Шимина катнашты. Комитет әгъзалары тәкъдим ителгән закон проектын хупладылар һәм кабул ителгән карар турында мәгълүматны Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетына җибәрделәр.

Яшьләр сәясәте һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International