Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышы ачылды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе, 10:16

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырыш парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза.

Президиум утырышы каравына 19 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның тугызы – республика законнары, бишесе – федераль законнар проектлары.Республика закон проектларының сигезе – беренче, берсе икенче укылышка чыгарыла.

Көн тәртибендә каралырга тиешле «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»  закон проекты, һичшиксез, иң төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән әлеге закон проекты буенча парламент комитетларында, зона  киңәшмәләрендә һәм парламент тыңлауларында  фикер алышулар булып узды инде.

Бюджет белән беррәттән Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да каралачак.

Беренче укылышка чыгарылучы закон проектлары Экология кодексына, шулай ук дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау, ТР Конституция суды һәм җәмәгать судьялары турында законнарга үзгәрешләр кертә.

Икенче укылышта каралачак «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан аеруча кыйммәтле тарих һәм мәдәният объектларының сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемалары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматы тыңланачак.

Көн тәртибен тикшерү барышында профиль комитетлар рәисләре  Азат Хамаев һәм  Шакир Яһудин өстәмә мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дүртенче утырышының  көн тәртибе түбәндәгечә  расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 5-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»             6-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5.«Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 601-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

6.«Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»          4-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7.«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 3-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8.«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 21 һәм 18 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 7-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9.«Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 8-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, хуҗасыз йорт хайваннарын аулау һәм асрау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 11-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11.«Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 9-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш)

 12.«Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 10 һәм 112 статьяларына һәм «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 10-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

  13.«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларын төзү турында» 2019 елның 20 сентябрендәге 12-VI ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

  14.«Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарының эшчәнлеген камилләштерү һәм  эш нәтиҗәлелеген арттыру турында»   2009 елның 22 апрелендәге  94-IV ДС номерлы  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәреш кертү хакында.

15. «Аерым федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында»             754238-7 номерлы федераль закон проекты хакында (федераль законнарның фактта үз көчләрен югалткан нигезләмәләрен төшереп калдыру өлешендә).

16. «Россия Федерациясе Торак кодексының 193 статьясына үзгәреш кертү турында» 746597-7 номерлы федераль закон проекты хакында (лицензия таләпләре исемлеген тулыландыру өлешендә).

17. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 742962-7 номерлы федераль закон проекты хакында (торак фондына реновация уздырганда мөнәсәбәтләрне җайга салу өлешендә).

18. «Россия Федерациясе Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында (федераль бюджетка күчерелә торган табышка салымның арттырылган ставкасын куллану чорын үзгәртү өлешендә)» 798485-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

19. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 472 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 804315-7 номерлы федераль закон проекты хакында (бюджет керемнәре администраторларының бюджетка түләүләр буенча бурычны кайтаруның өметсезлеген тану турында карарлар кабул итүгә бәйле  бюджет вәкаләтләрен үтәвен камилләштерү өлешендә).

20. «Террорчылыкка каршы тору турында» Федераль законның                    21 статьясына үзгәреш кертү хакында» 803209-7 номерлы федераль закон проекты турында (бер мәртәбә бирелә торган пособиеләрне түләү тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

21. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 796986-7 номерлы федераль закон проекты турында (белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның һәм аларның вазыйфаи затларының чит тел буларак рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан үткәрү таләпләрен, шулай ук тиешле федераль мәгълүмат системасына күрсәтелгән фәннәр буенча кирәкле белемнәрнең булуын раслый торган документлар хакында белешмәләр кертү тәртибен бозган өчен җаваплылыгын билгеләү өлешендә).

 22. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 792106-7 номерлы федераль закон проекты турында (маршрутның картасы булмыйча, даими рәвештә пассажирлар йөртү өчен автобустан, трамвайдан яисә троллейбустан яңадан файдаланган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

 23. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 796001-7 номерлы федераль закон проекты турында (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.5 статьясында каралган административ хокук бозулар хакындагы эшләрне җәмәгать судьяларының суд карамагыннан төшереп калдыру һәм шушы категориядәге эшләрне салым органнары каравына тапшыру максатларында).

24. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемалары турында».

25.Төрлесеннән.

Утырыш  1992 елдан 2005 елга кадәр Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы, уникенче чакырылыш ТР Югары Советы депутаты, беренче һәм икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булган,  21 октябрьдә 75нче яшендә  вафат булган Әнәс Исхаковны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Әнәс Гатуф улының Азнакай районы, шәһәре һәм, тулаем, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткәнен билгеләп узды. “2004 елда аңа Азнакайның мактаулы гражданины исеме бирелде. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгелеккә сакланыр ”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International