Республика бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе, 12:40

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты  бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс документына төзәтү-тәкъдимнәр  3 ноябрьгә кадәр кабул ителә, аннан соң  документ икенче укылышка чыгарыла.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстанның 2020-2024 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары буенча чыгыш ясады.  

«Дөнья икътисадында билгесезлек саклана, – диде министр – АКШ, Кытай һәм тагын кайбер илләр арасында сәяси киеренкелек хөкем сөрә, бу үз чиратында  энергия чыганаклары бәясенә  һәм валюта курсына тәэсир итә, шулай ук технология продукцияләре белән тәэмин итүче глобаль чылбырны куркыныч астына куя».  Шулай да, аның әйтүенчә,  тышкы икътисади шартларга карамастан,  Россиядә икътисади активлыкның үсеше күзәтелә.  

РФ Икътисади үсеш министрлыгы фаразы буенча  2019 елда  тулаем төбәк продукты  күләме 2 трлн. 552 млрд. сум булыр, үсеш темпы 101,3% тәшкил итәр дип фаразлана.

«Эшкәртү тармакларында сәнәгать  җитештерүе күләме артуы нәтиҗәсендә 2020-2024 елларга икътисади үсеш тәэмин ителәчәк», – дип билгеләп үтте  Фәрит Габделганиев.  Мәсәлән,  «ТАНЕКО», «Түбән Кама нефть химиясе», «Казаноргсинтез», «Түбән Кама шин» һәм башка зур предприятиеләрдә яңа төр продукцияләр  җитештерелә башлаячак.

Авыл хуҗалыгына да  инвестиция проектлары көтелә.  2019-2021 елларда 15 муниципаль районда сөтчелек комплекслары  төзеләчәк һәм яңартылачак. Төзелеш тармагында да үсеш 100,2-103,5% булыр дип фаразлана. Ваклап сату өлкәсендә дә 101-102,5%  үсеш көтелә.

Профиль  министрлык башлыгы фикеренчә,  дөньяда электрон сәүдә көннән-көн  ныграк колач җәя. Татарстан Хөкүмәте бу нисбәттән эре Интернет-ритейлерлар белән килешүләр имзалаган. Бу безнең товар җитештерүчеләргә чит илләр базарына чыгарга өстәмә мөмкинлек бирә.

Фәрит Габделганиев,  социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр, аеруча аерым икътисади зоналар нәтиҗәле эшчәнлекләрен күрсәтте, дип билгеләп узды. Мәсәлән, "Алабуга" махсус икътисади зонасына Россиянең барлык аерым икътисади зоналары алган табышның яртысы,  сәнәгать-җитештерү тармагы юнәлешендәге аерым икътисади зоналар алган табышның 80% туры килә.

Түбән Кама, Әлмәт һәм Лениногорск районнары мәйданында  сәнәгать-җитештерү тармагы юнәлешле "АлмА" аерым икътисади зонасын булдыру тәгаенләнгән. Проектның  инвесторы – «Татнефть» компаниясе. Фараз буенча, 2025 елга 67,9 млрд. сумлык инвестиция кертелергә, 1400 яңа эш урыны булдырылырга тиеш.

Фәрит Габделганиев Татарстанда 91  сәнәгать паркы булуын,  анда 40 меңләп кеше эшләвен әйтеп узды. Алар чыгарган товар күләме  республиканың  барлык сәнәгать җитештерүе күләменең (260 миллиард сум) 10 процентын тәшкил итә.

Кече һәм урта бизнес бүген республика икътисадының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. 2024 елда республикада кече һәм урта бизнеста  товар әйләнеше 1,7 трлн. сумлык булыр дип фаразлана. Бүгенге көндә республикада  74 җитештерү мәйданы һәм 17 җитештерү паркы эшли, анда  27 мең эш урыны булдырылган.

Республикада эшсезлек, профиль министрлык фикеренчә, бер тирәдә тибрәлә. Бу елның сентябрь аенда 10,7 мең кеше эшсез булып теркәлгән, бу эш көчендәге халыкның  0,53% ын тәшкил итә. Фаразга кергән еллар эчендә бу сан 0,65%тан артмас дип уйланыла.

2020-2024 елларда куллану бәяләре индексы 104%тан артмас дип көтелә.

Икътисадның үсеше узган ел кабул ителгән бюджетның фаразланган керем өлешен  11,7 % ка, чыгым өлешен 11,1% ка арттырырга мөмкинлек биргән.

Республика бюджетына керемнәрнең төп чыганаклары булып табышка салым, физик затларның кеременә салым һәм акцизлар кала. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2020 елда табышка салым 100 млрд. сум күләмендә фаразлана, физик затларның кеременә салым (берләштерелгән бюджетка) - 82,1 млрд. сум (салым керемнәренең 31%ы). Фаразланган мәгълүматларга караганда, берләштерелгән бюджетка акцизлар кереме 34,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, республика бюджетына - 33,1 млрд. сум.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре, профильле министрлык мәгълүматлары буенча, 11,7 млрд. сум (берләштерелгән бюджет), республика бюджетына - 7,6 млрд. сум күләмендә фаразлана. Татарстан Республикасы бюджеты проектында федераль бюджеттан керүче кире кайтарылмый торган керемнәр 2020 елга 31,3 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

2020 елгы бюджет проектында социаль әһәмиятле чыгымнарның өлеше 70%тан артыгын тәшкил итә. Социаль өлкә чыгымнары берләштерелгән бюджетта нигез 19 елга 2020 елда – 5,7 процентка, 21 елда 6,6га; 22 елда – 7,6 процентка үсә.

Гомумән алганда, берләштерелгән бюджетның керем өлеше 2020 елга 310,2 млрд. сум, чыгым өлеше – 313,1 млрд. сум, дефициты – 2,9 млрд. сум фаразлана. Республиканың 2020 елга бюджеты керемнәре күләме 264,8 млрд. сум, чыгымнар буенча – 267,9 млрд. сум, дефицит – 3,1 млрд. сум билгеләнә.

Финанслар министрына сораулар күп булды. Депутат Николай Рыбушкин "Безнең ишегалды" программасының өч елда нинди акчалар хисабына тормышка ашырылуы белән кызыксынды. Радик  Гайзатуллин әйтүенчә, "Безнең ишегалды" программасы бюджеттан тыш  чыганаклардан финансланачак.  

Марат Галиев бюджет кытлыгын каплау чыганаклары белән кызыксынды.  Министр әйтүенчә, кытлык ел башына кадәр капланачак.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе  Леонид Якунин үз чыгышында  2020 ел бюджетының үзенчәлекләре хакында әйтте. Документ үтә күренмәле һәм мөмкин кадәр тәфсилләп эшләнгән. Төп өстенлек булып кеше капиталын үстерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү тора. Киләсе елга 30 илкүләм проектны тормышка ашыру каралган. Аның өчен 243,9 млрд. сум акча бүленгән (бу елга карый  13,4 % ка артыграк).

Социаль-мәдәният тармагына акча арттырылган. Бу ул өлкәләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту белән бәйле. Шулай ук 3 яшькә кадәр балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү, хастаханәләрне, балаларның җәйге ял лагерьларын ремонтлау, яңарту өстенлекле юнәлеш итеп алынган,  бу 2 мең социаль объектка кагыла.

Леонид Якунин фикеренчә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем базасын үстерү бюджет сәясәтенең иң мөһим юнәлеше булып тора. Шул сәбәпле салым ташламаларына мониторинг ясау, админстратив чыгымнарны кабат карау, өстәмә керем чыганакларын эзләү мөһим.

«2020 ел бюджеты проектында барлык социаль йөкләмәләрне үтәү тәэмин ителгән», - диде Леонид Якунин.

Республиканың Хисап палатасы да  бюджетка үз бәяләмәсен бирде. Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов фикеренчә, 2020 елга республика бюджеты балансланган, керемнәр чыгымнарны каплый,  диде ул.

Нигездә закон проектын хуплаган хәлдә, парламентарийлар кайбер кимчелекләрне дә күрсәттеләр һәм үз тәкъдимнәрен әйттеләр.  КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов ел саен бюджет проектына үзләреннән тәкъдимнәр кертелүен һәм аларның законда чагылыш табуын әйтте Хафиз Миргалим фикеренчә, тәкъдим ителгән бюджет үсеш бюджеты түгел. «Әгәр рәсми инфляцияне исәпкә алсак, без тискәре нәтиҗә алачакбыз», - диде ул.  Хафиз Миргалимов социаль мәсьәләләргә игътибарны күбрәк юнәлтергә кирәк дигән фикердә. Ул КПРФ  фракциясе тарафыннан бюджет проектына  73 төзәтмә әзерләүләрен, аларны икенче укылышка кадәр кертергә  әзер икәнлекләрен әйтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет турында закон проектын “киеренке, гади түгел” дип бәяләде. “Алда әле зур эш көтә. Чыгымнар өлешен генә түгел, керем өлешенә дә анализ ясарга кирәк. Керем өлешен арттыру буенча тәкъдимнәр кермәде диярлек”, - диде.

“Бюджет киеренке булса да, социаль юнәлешен югалтмады”, - дип йомгак ясады парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International