Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 3 июле, чәршәмбе, 17:07

Бүген Биектау районында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышы булып узды, анда парламентарийлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар Комитетның быелның беренче яртыеллыгындагы эше турындагы хисапны расладылар һәм берничә федераль закон проектын карадылар.

Утырыш башланыр алдыннан Биектау районының Олы Кавал авылы тирәсендә урнашкан «Чулпан» дәүләт региональ заказнигында булдылар. Чарада катнашучыларны Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров сәламләде. Ул кыскача районның социаль-икътисади хәле турында сөйләде һәм депутатларның эшләрендә уңышлар теләде.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законын гамәлгә ашыру барышы турындагы мәсьәләне карау өчен төрле тармак белгечләренең киң даирәсе җәлеп ителде.

«Чулпан» дәүләт төбәк заказнигының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итүдә, шулай ук законнарда каралган экологик таләпләрне үтәүдә роле турындагы доклад белән ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шәрәфетдинов чыгыш ясады. "Бүгенге көндә республиканың табигый-тыюлык фондын гомуми мәйданы 464,99 мең га. булган 194 аеруча саклана торган табигый территория тәшкил итә, бу республиканың гомуми мәйданының 7 процентын тәшкил итә, – дип белдерде ул, – монда табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар тәэмин ителгән».

Биектау районы территориясендә төбәк әһәмиятендәге 10 аеруча саклана торган табигый территория урнашкан, аларның гомуми мәйданы 14,9 мең га тәшкил итә, шуларның 3се - дәүләт табигать заказнигы, 7се – табигать һәйкәле.  Чулпан дәүләт төбәк заказнигы 1999 елда оештырылган, заказникның мәйданы 6054,4 гектар тәшкил итә. Ул Россиядә бердәнбер туфрак һәм ландшафт заказнигы булып тора.

Рамил Шәрәфетдинов аңлатуынча, узган гасырның 70 елларына кадәр бу территория бик начар хәлдә булган. Җир  бик каты таушалган, ярлыланган,  урман һәм урман полосалары булмаган, чокырлар даими рәвештә тирәнәйгән, уңдырышлы туфрак даими рәвештә юылган.

1972 елдан хуҗалык территориясендә (6 мең га мәйдан) туфракны эрозия процессларыннан саклауның  комплексы чаралары уздырыла башлый, 6000 га мәйданда игенчелекнең адаптив-ландшафт системасының уникаль моделе кертелә.  Хәзерге вакытта «Чулпан» дәүләт региональ заказнигы территориясе туфракны эрозиядән саклау планында үрнәк булып тора, Урта Идел буе зонасында аңа тиңнәр юк.

Татарстан Республикасы буенча Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов комитет утырышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалану турында сөйләде.  Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 4296,7 мең га тәшкил итә.Айрат Таҗетдинов билгеләп үткәнчә, быел 63 мең га файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган. Хәзерге вакытта аларның 2,3 мең гектары әйләнешкә кертелгән.

Айрат Таҗетдинов шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрендә күчмә тикшерүләр үткәрү барышында 20дән артык нефть агызу белән пычрану очрагы ачыклануын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, юридик һәм вазифаи затлар административ җаваплылыкка тартылган, бүгенге көндә бозылган җир кишәрлекләрен рекультивацияләү үткәрелә.

2025-2035 елларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт программасын әзерләү буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат игътибарга алынды. Парламентарийлар шулай ук профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүнең максатка ярашлылыгы мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте. "Әлеге мәсьәлә буенча федераль законнарда проблемалар бар, – дип басым ясады Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.  – Кирәк булса, закон чыгару инициативасы белән чыгарбыз».

Бүген комитет утырышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Закон проекты авторы, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев аңлатуынча, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

                                                                       

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International