Дәүләт Советы Президиумы утырышында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе, 15:12

Бүген Казанда «Юстиция кварталында» узган Дәүләт Советы Президиумы утырышында республикада яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Программада катнашучылар өчен түләүсез юридик ярдәм тагын да системалырак һәм уңайлырак булырга тиеш, дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре «Юстиция кварталы» учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштылар: Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросында, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының юридик клиникасында, шулай ук Граждан инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәгендә, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе офисында һәм «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә булдылар. Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда әлеге учреждениеләрнең бушлай юридик ярдәм оештыру һәм бирү буенча эшчәнлеге турында сөйләде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасының ничек эшләвен күрү мөһим иде. "Иң мөһиме – халыкка республикада түләүсез юридик ярдәм институты эшләвен җиткерү, безнең халык – ярдәмне алырга хокуклы кешеләр үзләрен кызыксындырган мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә һәм тиешле юридик ярдәм һәм аңлатма ала ала, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу эш өчен барлык шартлар, шул исәптән закон чыгару шартлары да булдырылган, профессиональ кешеләр эшли. Татарстанлылар бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш, аларга ешрак шуны әйтергә кирәк: бездә шундый нәтиҗәле һәм бушлай ысул бар, ул күп кенә юридик мәсьәләләрне тулысынча чишә ала».

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында»гы Закон Дәүләт Советы тарафыннан 2012 елның 11 октябрендә кабул ителгән. Тиешле закон кабул ителгәннән бирле 400 меңнән артык граждан хокукый ярдәм алган.

Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт системасында башкарма хакимият органнары, аның карамагындагы учреждениеләр, дәүләт юридик бюросы, адвокатлар, нотариуслар, ә 2024 елның мартыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнаша. Бүген дәүләт системасында 149 адвокат катнаша.

Закон нигезендә, түләүсез юридик ярдәм алу хокукына аз керемле гражданнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләвенчә, узган ике елда министрлык тарафыннан 1500гә якын консультация бирелгән. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына ярашлы рәвештә, 2022 елның 1 ноябрендә Республика Министрлар Кабинеты тарафыннан дәүләт юридик бюросы булдырылган. 2023 елда Дәүләт бюросы хезмәткәрләре тарафыннан 1908 граждан кабул ителгән. Дәүләт бюросына түләүсез юридик ярдәмгә КФҮ яки дәүләт һәм Муниципаль хезмәтләр порталы аша, шулай ук кайнар линия телефоннары аша язылырга мөмкин. "Быелның май аеннан Саба районында Хокукый ярдәм үзәге эшли башлады. Дәүләт бюросы бүлекчәсе «Бердәм Россия»нең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе вәкилләре белән берлектә урнаша, – дип сөйләде юстиция министры.

2023 елның июлендә Дәүләт Советы федераль законнарга ярашлы рәвештә республика законына үзгәрешләр кертте, аңа ярашлы рәвештә, түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы булганнарга махсус хәрби операциядә катнашучылар кертелде. “Узган ел дәвамында махсус операциядә катнашучы 286 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтелде, бу ел башыннан – 309", – дип белдерде Рөстәм Заһидуллин.

2021 елда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан  «Бердәм дәүләт хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәм порталы»н булдыру буенча эш башланды. Татарстан әлеге проектта сынау регионы итеп билгеләнде. Бүгенге көндә ул порталда теләгән һәркем үзенең тормышында килеп туган четерекле вакыйгаларны хәл итү өчен гади, аңлаешлы телдә язылган файдалы юридик мәгълүмат таба ала. «Мәсәлән, пенсияне ничек рәсмиләштерергә, бушлай даруларны ничек алырга, яисә хезмәт хакы түләнмәсә нәрсә эшләргә икәнен белергә мөмкин. Барлык гамәлләр дә Инструкциядә адымлап тасвирлана. Шулай ук портал аша Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросына кабул итүгә язылырга мөмкин», – диде Рөстәм Заһидуллин.

Фәрит Мөхәммәтшин кабул итүләр һәм консультация бирү белән генә чикләнеп калмаска, бәлки мөрәҗәгатьләрне карау барышын тулысынча юридик яктан тәэмин итәргә кирәклегенә игътибар итте. Рөстәм Заһидуллин ассызыклаганча, мондый эш суд карары кабул ителгәнче алып барыла.   

Юридик ярдәм күрсәтү буенча Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин да чыгыш ясады. « Республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык кирәкле закон актлары кабул ителде», – диде профильле комитет башлыгы. Ул шулай ук Дәүләт Советына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бер генә шикаять тә килмәвен билгеләп үтте. «Шулай да, бу юнәлешкә игътибар һич тә кимемәскә тиеш, чөнки алдагы елларда түләүсез юридик ярдәмгә ихтыяҗ артырга мөмкин», – дип ассызыклады Шакир Яһудин.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусын, шулай ук профильле ведомство әгъзаларын халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча яңа мөмкинлекләр табарга, шул исәптән башка субъектларның тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. 

Президиум утырышында шулай ук алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International