Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының йомгаклау утырышы 11 июльдә була

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе, 15:17

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышы 11 июльдә иртәнге сәгать унда узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде.

Президиум утырышының көн тәртибендә төп мәсьәлә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге законнарны үтәү турында иде. Тиешле карар кабул итеп, парламентарийлар илле бишенче утырышны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрен тикшерүгә күчтеләр.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан республикада парламент депутатлары катнашкан һәм якын арада булачак берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин быел октябрь аенда Казанда узачак БРИКС дәүләт башлыклары саммитында аерым тукталды. Парламент башлыгы БРИКСның кайбер төп дәүләтләре җитәкчеләренең, шулай ук күп санлы рәсми делегацияләрнең килүе көтелә, дип билгеләп үтте. Әзерлек иң югары дәрәҗәдә бара, диде ул.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, алтынчы чакырылыш парламентының йомгаклау утырышында депутатлар 26 мәсьәлә, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм 7 федераль закон проектын караячак.

Көн тәртибенә кертелгән барлык республика законнары проектлары беренче укылышта каралачак.  Бу – дәүләт граждан хезмәте, җирле үзидарә һәм Татарстан Республикасының дәүләт вазыйфалары турында, оешмаларның мөлкәтенә салым турында һәм махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен табышка салымнар буенча салым ставкасын билгеләү турында, алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы, инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында законыннарга,  шулай ук административ хокук бозулар турында ТР кодексында үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары.

Моннан тыш, Дәүләт Советы утырышында 2023 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады тыңланачак, аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итәчәк.

Илле бишенче утырыш кысаларында алтынчы чакырылыш эш чорында Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат белән фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов чыгыш ясаячак.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлеге чорында «Мәрхәмәт-Милосердие»  хатын- кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева тәкъдим итәчәк.

Парламент утырышында шулай ук Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге торышы турындагы доклад каралачак. Алтынчы чакырылыш парламентының эш нәтиҗәләре турында мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Утырышта Фәнил  Әһлиуллинны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп куюны килештерү мәсьәләсен карау планлаштырыла. Аның кандидатурасы буенча тәкъдим Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән.

Алтынчы чакырылыш парламентының йомгаклау утырышы кысаларында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышына әзерлек һәм аны үткәрүне оештыру өчен кирәкле документ  – җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутатлары вәкилләре киңәшмәсе турындагы нигезләмәне раслаячаклар.  

Лилия Маврина Дәүләт Советы утырышында өстәмә мәсьәләләрне көн тәртибенә кертү мөмкинлеген дә кире какмады.

Бүген Президиум утырышында депутатларга республика Үзәк сайлау комиссиясенең Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерләнүгә һәм үткәрүгә бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларын сарыф итү турындагы хисабы тәкъдим ителде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россия Президентын сайлаулар «оешкан рәвештә һәм законнарга төгәл туры китереп» узган. «Акчаларны максатсыз сарыф итү очраклары ачыкланмады,  –  дип хәбәр итте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, –  калган акчалар (3,8 млн сум) республика бюджетына кайтарылачак».

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International