Дәүләт Советының егерме беренче утырышында Хөкүмәт эшчәнлеге турында хисап тыңланыла

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе, 14:03

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме беренче утырышы 23 апрельдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Депутатлар 19 мәсьәләне, шул исәптән 9 республика законы проектын, 3 федераль закон проектын һәм 3 РФ субъектларының закон инициативасын карауны планлаштыра.

Алдагы утырышның көн тәртибенең төп мәсьәләсе, һичшиксез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән 2020 елгы республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Документ Дәүләт Советына 8 апрельдә керде һәм Дәүләт Советының профильле юнәлешләр буенча барлык комитетларында да фикер алышынды. Сессиядә доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.

"Узган ел барыбыз өчен дә авыр булды, бу - коронавирус пандемиясе һәм республика икътисадына кертелгән чикләүләр белән бәйле, медицина учреждениеләренә зур эшләр йөкләнде, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, алдагы утырышны шәрехләп, - Хөкүмәт хисабын әзерләү кысаларында депутатлар 40тан артык сорауны юллады. Аларның күбесе татарстанлыларның мөрәҗәгате, республика халкының депутатлар белән очрашуларда күтәргән проблемалары белән бәйле. Безнең төп бурыч - халык ихтыяҗларын мөмкин кадәр күбрәк тормышка ашыру».

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының егерме беренче утырышында җирле үзидарә турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, гражданнарның социаль наем шартнамәләре буенча дәүләт һәм муниципаль торак фондыннан аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында, мәгариф турындагы законга, шулай ук ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак. Моннан тыш, беренче укылышка сәнәгать парклары территорияләрендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен салым ташламалары билгеләнә торган өч закон проекты әзерләнгән. Аерым алганда, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен ташламалы салым ставкалары, транспорт салымы һәм оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламалар.

Икенче укылышта парламентарийлар органик продукция җитештерүне үстерү турындагы закон проектын караячак. Документ дәүләт сәясәтенең һәм дәүләт хакимияте органнарының республикада органик продукция җитештерү өлкәсендәге төп юнәлешләрен билгели.

Лилия Маврина утырыш барышында көн тәртибенә яңа өстәмә сораулар кертелергә мөмкин, дип белдерде. Сүз, аерым алганда, салым салуның патент системасы турында республика законына үзгәрешләр кертә торган закон проекты турында бара. Документ хәзерге вакытта республика башкарма хакимияте органнарында килештерүләрдә тора. Парламентарийлар якын арада закон проектын кертүне көтә.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International