Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче утырышы ачылды

2021 елның 23 апреле, җомга, 10:16

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче утырышы ачылды.

Президиум карары нигезендә, егерме беренче утырышның көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 9 республика законы проекты, 3 федераль закон проекты һәм 3 РФ субъектларының закон инициативасы.

Утырыш көн тәртибенең төп мәсьәләсе, һичшиксез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән 2020 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Документ Дәүләт Советына 8 апрельдә керде һәм Дәүләт Советының барлык комитетларында да фикер алышынды. Сессиядә доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.

Дәүләт Советының егерме беренче утырышында беренче укылышта җирле үзидарә турында, социаль наем шартнамәләре буенча дәүләт һәм муниципаль торак фондыннан торак урыннар алуга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру, мәгариф турындагы законга, шулай ук ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары кертеләчәк. Моннан тыш, беренче укылышка сәнәгать парклары территорияләрендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен салым ташламалары билгеләнә торган өч закон проекты әзерләнгән. Аерым алганда, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен ташламалы салым ставкалары, транспорт салымы һәм оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламалары каралган.

Икенче укылышта парламентарийлар органик продукция җитештерүне үстерү турындагы закон проектын караячак. Документ дәүләт сәясәтенең һәм дәүләт хакимияте органнарының республикада органик продукция җитештерү өлкәсендәге төп юнәлешләрен билгели.

Берничә парламент комитеты рәисләре көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.  Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме беренче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 32 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. 2020 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап.

4. «Татарстан Республикасында  органик продукция җитештерүне үстерү турында» 145-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

5. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 20 һәм 35 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 182-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында» Татарстан Республикасы Законының 7 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 177-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 185-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

8. «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 180-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

9. «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында» 178-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 179-6 номерлы  Татарстан  Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарның торак урыннары алу хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 181-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 4 статьясына үзгәреш кертү турында» 184-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 187-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Яшьләр һәм Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 188-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 176-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 28 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 186-6 номерлы Татарстан  Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составларындагы үзгәрешләр турында.

18. «Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1133046-7 номерлы федераль закон проекты хакында (аерым категориядәге затларга цифрлы финанс активлары турындагы белешмәләрне декларацияләү бурычын билгеләү өлешендә).

19. «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 26 статьясына һәм «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1133091-7 номерлы федераль закон проекты турында (вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә керемнәр турында, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру бурычы булган вазыйфаны биләүче (вазыйфада эшләүче) зат акчаларның законлы алынуын раслый торган белешмәләрне тапшырмаганда, аларны Россия Федерациясе кеременә кире кайтару механизмын билгеләү өлешендә).

20. «Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнар хокукларының гарантияләре турында» Россия Федерациясе Законына һәм «Җинаятьләр кылуда шикләнгән һәм гаепләнгән затларны сак астында тоту турында» Федераль законның 24 статьясына хөкем чарасы буларак сак астына алу билгеләнгән затны стационар шартларда психиатрия ярдәме күрсәтүче медицина оешмасында тоту тәртибен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1132361-7 номерлы федераль закон проекты турында.

21. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына гражданнар сәламәтлегенә йорт хайваннары китергән зыян өчен йорт хайваннары хуҗаларына административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Кемерово өлкәсе – Кузбасс Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

22. «Инвалид балаларны, балачактан I төркем инвалидларны һәм I төркем инвалидларны караучы затларга айлык түләүләр турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Севастополь шәһәре Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

23. «Инвалид балаларны, балачактан I төркем инвалидларны һәм I төркем инвалидларны караучы затларга айлык түләүләр турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Хабаровск крае Закон чыгару Думасының закон чыгару инициативасы хакында.

24. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 33333 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 1130098-7 номерлы федераль закон проекты хакында (юридик әһәмиятле аерым гамәлләр өчен дәүләт пошлинасын билгеләү турында).

25. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына Россия Федерациясе субъектлары бюджетларыннан җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар бирүгә кагылышлы өлештә үзгәрешләр кертү турында» 1133539-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

26. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре түләү (күчерү) тәртибен камилләштерүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү турында» 1141868-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

27. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм 2021 елда Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1143296-7 номерлы федераль закон проекты турында.

28. «Россия Федерациясендә социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр турында» Федераль законга һәм «Владивосток ирекле порты турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1135408-7 номерлы федераль закон проекты турында (социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләрне һәм Владивосток ирекле портын булдыру һәм аларның эшчәнлеге мәсьәләләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә).

29. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына һәм «Бәхәсләрне арадашчы катнашында җайга салу альтернатив процедурасы (медиация процедурасы) турында» Федераль законга бәхәсләрне җайга салу альтернатив онлайн-механизмнары системасын үстерү өчен хокукый нигез булдыру өлешендә үзгәрешләр кертү хакында»
1138398-7 номерлы федераль закон проекты турында.

30. Нурмөхәммәтов Фәнис Вәгыйз улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

31. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәреш турында.

32. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International