Үзара салым буенча җыеннарны торак пунктның аерым бер өлешендә дә уздырып булачак

2021 елның 23 апреле, җомга, 13:43

Торак пунктның бер өлешендә халык җыеннарын уздыру чикләрен билгеләү буенча критерийлар расланды. Депутатлар бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстанда җирле үзидарә турында турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады.

Республика закон проекты буенча, үзара салым буенча халык җыеннарын уздыру өчен торак пунктның аерым бер территориясе чикләрен муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы билгеләячәк.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, бу чикләр, шушы җирлектә яшәүче халыкның ниндидер хәл итәсе мәсьәлә буенча гомуми мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнергә мөмкин.

Депутат билгеле бер мәсьәләне хәл иткәндә, халыкны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итүне шул рәвешле оештырып булачагын әйтте. Җыелган акча да шул территориядәге проблеманы хәл итүгә тотылачак.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International