Депутат Фәнис Нурмөхәммәтов муниципаль хезмәткә китә

2021 елның 23 апреле, җомга, 13:55

Дәүләт Советы депутат Фәнис Нурмөхәммәтовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, ул муниципаль хезмәткә күчә. Парламентарийның язма гаризасы турында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Парламент җитәкчесе тәкъдиме буенча  Фәнис Нурмөхәммәтовның депутат вәкаләтләрен 23 апрельдән туктату турында Дәүләт Советы карары кабул итте.

Шулай ук Социаль сәясәт комитеты составына үзгәреш кертү турында карар кабул ителде.

Фәнис Нурмөхәммәтов Түбән Кама районының Ташлык авылында туган.  «ТИСБИ» идарә академиясе» НОУ ВПО бетерде.

2003 елдан 2008 елга кадәр «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖендә, 2008 - 2012 елларда «Пассажирлар ташуны оештыручы» МУПында эшләде.

Хәзерге вакытта «Казан зооботсадасы» МБУК директоры булып эшли.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп 2019 елның сентябрендә сайланды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International