Зәйдә Татарстан халыклары ассамблеясе Президиумының күчмә утырышы узды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе, 14:43

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районында Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Президиумының өченче күчмә утырышын үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, Президиумның күчмә утырышлары урыннарда республиканың дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру белән танышырга, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашырга, бу өлкәдә барлыкка килә торган проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә дип билгеләп үтте.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Зәй районында туган телләрне өйрәнүгә һәм саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә, милләтара һәм динара татулык принципларын формалаштыруга зур игътибар бирелә.

«Зәй үзенең милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшчәнлеге белән аерылып тора, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - бүген без моңа тагын бер кат инандык. Рус, чуваш, керәшен һәм башка милли-мәдәни җәмгыятьләр үз телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау эшенә җитди рәвештә җәлеп ителгән. Болар – без сакларга һәм үстерергә тиешле төп кыйммәтләр».

Татарстанда күп кенә максатчан программалар гамәлгә ашырыла, республика шәһәрләрендә һәм районнарында Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре ачыла, даими рәвештә милли бәйрәмнәр, фольклор фестивальләре, һөнәрчелек ярминкәләре уздырыла, рус, татар, чуаш, мари, удмурт телләре булган мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли.

Парламент җитәкчесе искә төшергәнчә, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу нисбәттән уздырылачак  чаралар планы кабул ителде, аны гамәлгә ашыруда Ассамблея һәм республика халыклары Дуслыгы йорты зур роль уйный.

Татарстан халыклары ассамблеясе бүгенге көндә 249 милли-мәдәни автономияне берләштерә. Ул дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә торып милли-мәдәни үсеш өлкәсендә күпкырлы эшчәнлекне координацияли.

Муниципаль берәмлек башлыгы Рәзиф Кәримов Зәй районында туган телләрне саклау һәм үстерү буенча башкарган эшләре турында сөйләде. Республиканың рус һәм чуаш милли-мәдәни берләшмәләренең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре Лидия Нестягина һәм Светлана Инькова районда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның эше ничек алып барылуы хакында бәян иттеләр.

ТР Халыклар ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Зәй районында милли мәктәпкәчә белем бирү системасы югары дәрәҗәдә төзелгән, дип басым ясады. Ул утырышта катнашкан шәһәр һәм районнар вәкилләренә муниципалитетның милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә үсеп килүче буын белән эшләү буенча уңай тәҗрибәсен кулланырга  тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, теге яки бу милләтләрнең компактлы яшәү урыннарында кечкенәдән үк туган телләрен өйрәнү һәм сөйләшү мөмкинлеге булсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук яшьләрне тискәре  йогынтылардан саклап калу өчен төрле чараларга җәлеп итүнең мөһимлеге турында әйтте.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин утырышта кабул ителгән карарлар Ассамблеянең һәм барлык җәмгыятьләрнең нәтиҗәле эшләвенә, республикада халыкларның үзара аңлашуын һәм дуслыгын ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, Дуслык йортлары директорлары, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре, җирле милли җәмгыятьләр җитәкчеләре, яшь лидерлар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International