Дәүләт Советы депутатлары Россия Дәүләт Думасына корал турында федераль законнарны үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли

2021 елның 1 июне, сишәмбе, 12:19

Корал сатып алуга хокук бирә торган яшьне 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттырырга, шулай ук утлы озынча көпшәле һәм үз-үзенә зарядлы коралны бирү тәртибен катгыйландырырга - Дәүләт Советы депутатлары шундый  тәкъдимнәр белән чыга. Әлеге закон чыгару инициативалары турында депутатлар бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында фикер алыштылар. Татарстан парламентарийлары Дәүләт Думасына федераль законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Аерым алганда, сүз "Корал турында" федераль закон һәм РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс турында бара.

Татарстан парламентының закон чыгару инициативаларын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте. «Корал турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты белән һәр төрле утлы һәм салкын коралларны алу хокукы 18 яшьтән 21 яшькә кадәр күтәрелә.

Шул ук вакытта, профиль комитеты рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, бу таләпләр хәрби хезмәт узучы гражданнарга, шулай ук дәүләт хәрби оешмаларында хезмәт иткән һәм хәрби исемнәре яки юстициянең класслы чиннары булган гражданнарга кагылмый, дигән хокукый төзәтмә билгеләнә.

Дәүләт Советы депутатларының  мондый тәкъдим белән беренче чыгулары түгел. 2018 елда Керчь политехника көллиятендә массакүләм үтерүдән соң парламентарийлар корал сатып алу өчен яшьне 21 елга кадәр арттырырга тәкъдим иткәннәр иде. Татарстан парламентының закон инициативасы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җибәрелде, ләкин узган ел кире кагылды. Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигадән соң депутатлар яңадан әлеге проблемага әйләнеп кайттылар, тагын бер кат мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Хөкүмәтнең норматив-хокукый актлары һәм гамәлдәге законнар мониторингын үткәрделәр.

Депутатлар фикеренчә, проблеманы хәл итү федераль законнарда билгеләнгән гражданнарда коралы әйләнеше буенча чикләүләрне камилләштерүгә, шулай ук корал белән эш итүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга бәйле.

Шул ук вакытта парламентарийлар Төньякта, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче аз санлы төп халыклар вәкилләренең корал белән эш итү үзенчәлекләрен дә исәпкә алды, алар өчен аучылык - ул яшәү рәвеше һәм төп керем чыганагы. Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнарына аерым очракларда гражданнарның корал сатып алуга хокук бирү яшен киметү хокукын бирә.

Татарстан парламентарийлары шулай ук шома озын көпшәле корал алу хокукын (үзен саклау максатыннан гына, үзе белән йөртү хокукыннан башка) элегрәк револьвер, пистолет кебек корал йөрткән  гражданнарга гына бирергә кирәк дип саный. Депутатлар озын көпшәле ярымавтомат коралны (аучылык яки спорт атуы максатларында) һөнәри аучылар яки югары класслы спортчылар арсеналында гына калдырырга планлаштыралар.

"Бу таләпләр гражданнар тарафыннан корал белән имин эш итү күнекмәләрен үзләштерү өчен кирәк, дип саныйбыз, шулай ук күрсәтелгән корал төрләрен тиешле һәм җаваплы рәвештә  тәэмин итә алмаган гражданнарга сатып алу очракларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады Александр Чубаров.

Эшләнгән закон чыгару инициативалары Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак һәм аларны кабул иткәннән соң РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җибәреләчәк.

Шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга гражданлык коралы әйләнеше өлкәсендә норматив хокукый җайга салуны катгыйландыру чараларын аерым контрольгә алу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Парламентарийлар фикеренчә, закон дәрәҗәсендә үзгәрешләр белән беррәттән, гражданнарга корал алу тәртибен билгели торган законга кагылышлы норматив хокукый актлар да таләп ителә. Сүз, аерым алганда, медицина тикшерүе процедурасы, аучылык билетын алу һәм корал белән имин эш итү кагыйдәләренә өйрәтү тәртибе турында бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International