Депутатлар кулланучыларны җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар

2021 елның 2 июне, чәршәмбе, 15:10

Бүген Түбән Камада ТГК-16 ААҖ филиалы базасында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды. Депутатлар кулланучыларны электр һәм җылылык энергиясе белән тотрыклы һәм өзлексез тәэмин итү мәсьәләләрен, шулай ук коммуналь инфраструктура өлкәсендә инвестиция программаларын законнар белән җайга салу перспективаларын карадылар.

Депутатлар Түбән Кама 1 нче ТЭЦ җитештерү цехларында булдылар, аның мисалында, парламент комитеты рәисе Александр Тыгин әйтүенчә, республиканың энергетика предприятиеләрен үстерү проблемалары һәм перспективалары күренә. Станция белән танышу барышында аның директоры Сергей Олюнин җитештерү куәтләрен модернизацияләүнең һәм техник яктан яңадан кораллану планнарын гамәлгә ашыруның төп этаплары турында сөйләде.

Дәүләт Советы депутатлары, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм тарифлар буенча Дәүләт комитеты, ТГК-16 дирекциясе һәм Түбән Кама 1 нче ТЭЦ вәкилләре, комитет каршындагы эксперт советы әгъзалары катнашында комитет утырышы Түбән Кама 1 нчеТЭЦ конференц-залында узды.

Утырышны ачып, комитет җитәкчесе Александр Тыгин энергетика тармагында закон белән җайга салуны таләп итә торган проблемалар барлыгын билгеләп үтте. Предприятиеләр үсешенә инвестицияләрнең нәтиҗәлелеге, җиһазларга һәм капиталь ремонтка бәяләрне нигезсез үстерү мәсьәләләре әнә шундыйларга керә.

Энергетика инфраструктурасы өлкәсендә инвестиция программаларын законнар белән җайга салу проблемалары турында төп доклад белән Түбән Кама 1 нче ТЭЦ директоры Сергей Олюнин чыгыш ясады, ул предприятиенең республиканың энергетика тармагында иң эреләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Предприятие турбиналарны һәм аның ярдәмчел җиһазларын алмаштырып, 100 МВт егәрлекне модернизацияләү хокукына ия булды. Модернизацияләү буенча планнарны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе кулланучыларны җылылык һәм электр белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын арттырачак. Төп кулланучылар даими рәвештә арту сәбәпле, җылылык һәм электр җитештерүнең динамик үсеше мәсьәләсе актуаль булып кала.

Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина тармакта инвестиция программаларын җайга салу проблемалары турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, 2020 елда 5 яңа инвестицион программа һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә кабул ителгән программаларны 4 корректировкалау расланган. Су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү өлкәсендә 12 инвестиция программасы проекты каралган. Тармакта тарифларны җайга салу механизмнарын камилләштерү юлында төп проблемаларның берсе инвестицияләрне кире кайтару гарантияләре булмавын атап, Лариса Хәбибуллина билгеләнгән тарифларның реаль дәвамлылыгын тәэмин итү механизмын булдыруны һәм коммуналь инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү бурычын үз өстенә алган оешмалар өчен инвестицияләрне кире кайтару гарантияләрен булдыруны карарга тәкъдим итте.

Бу нисбәттән фикер алышуда катнашкан депутатлар Александр Тыгин, Камил Садриев, Руслан Гыйззәтуллин, Андрей Егоров һәм башкалар энергетикларның тарифлар һәм монополиягә каршы хезмәт комитеты белән үзара хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үттеләр. Дәүләт Советы депутаты, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының энергетика һәм мәгълүмат технологияләре буенча урынбасары Руслан Гыйззәтуллин билгеләп үткәнчә, металлга бәяләр арту аркасында җиһазларның кискен кыйммәтләнүе тармакка инвестицияләрнең нәтиҗәлелегенә тискәре йогынты ясый, һәм ахыр чиктә станцияләрнең үсеше акрынаю аша кулланучыларда чагылырга мөмкин.

Мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча комитет ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына тәкъдимнәр кабул итте. Аерым алганда, тарифларны җайга салу өлкәсендә федераль һәм республика законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне гомумиләштерергә, билгеләнә торган тарифларның һәм оешмалар өчен инвестицияләрне кире кайтару гарантияләренең реаль дәвамлылыгын тәэмин итү эшен дәвам итәргә, коммуналь оешмаларның инвестиция программаларында расланган акчаларны формалаштыру һәм нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителә.

Комитет утырышында шулай ук федераль һәм республика закон проектлары каралды.

Көннең икенче яртысында депутатлар Түбән Кама политехника көллиятендә булдылар һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы эксперт советы әгъзалары белән уртак утырыш уздырдылар. Анда төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь өлкәсе өчен кадрлар әзерләү, шулай ук даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International