"Бердәм Россия" төбәк конференциясендә партия съездына делегатлар сайланды

2021 елның 9 июне, чәршәмбе, 15:14

Бүген "Сәйдәш" Мәдәни үзәгендә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә 33нче төбәк конференциясенең беренче этабы узды. Анда төбәк бүлегенең биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы партия съездына делегатлар сайланды.

Конференцияне ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, VIII чакырылыш Дәүләт Думасына көзге сайлаулар алдыннан партиянең иң мөһим бурычы - партиянең сәяси программасын эшләү, дип билгеләп үтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгатен ТР Президентының эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев укыды.

"Партиянең роле депутатлар корпусының тотрыклы күпчелеге, шәһәр һәм район башлыкларының - җирле бүлекчәләр секретарьларының нәтиҗәле эшеннән, милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда бердәмроссиялеләр катнашуыннан тора, - диелә Рөстәм Миңнеханов сәламләвендә. - "Бердәм Россия" әгъзалары һәм праймеризда җиңүчеләр, гражданнарның киң ярдәменә таянып, ил парламентында республиканың вәкиллеген саклап калачак. Бу үз чиратында федераль проектлар һәм максатчан программалар буенча актуаль мәсьәләләр буенча позициябезне якларга мөмкинлек бирәчәк".

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төбәк бүлегенең биш елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Хисаплар белән шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады. Аннары 19 июньдә Мәскәүдә узачак "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең 20нче съезды делегатларын сайлаулар узды. Съезд делегатлары итеп партиянең 26 әгъзасы сайланды.

Конференция тәмамланганнан соң журналистларга биргән интервьюсында Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Дәүләт Думасына сайлауларга "халык" программасы съездда куелачак бурычларны исәпкә алып формалаштырылачак, диде. "Без сәяси программага сайлаучыларның алдан тавыш бирү вакытында дебатларда, очрашуларда яңгыраган тәкъдимнәрен һәм наказларын кертү максатын куябыз, - дип билгеләде ул. - Минемчә, бу реаль эшләр программасы булачак. Без үз сайлаучыларыбыз алдында ачык һәм намуслы".

Партия съездында Дәүләт Думасында 24-30 майда узган "Бердәм Россия"дән депутатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирү нәтиҗәләрен раслау планлаштырыла. Партиянең Татарстан бүлеге Дәүләт Думасында республика вәкиллеген саклап калырга өметләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International