Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына корал турында федераль законнарны үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә

2021 елның 11 июне, җомга, 11:12

Корал сатып алуга хокук бирә торган яшьне 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттырырга, шулай ук утлы озынча көпшәле һәм үз-үзенә зарядлы коралны бирү тәртибен катгыйландырырга - Дәүләт Советы депутатлары шундый  тәкъдимнәр белән чыга. Әлеге закон чыгару инициативалары турында депутатлар бүгенге утырышта фикер алыштылар. Татарстан парламентарийлары Дәүләт Думасына федераль законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Аерым алганда, сүз "Корал турында" федераль закон һәм РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс турында бара.

«Корал турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты белән һәр төрле утлы һәм салкын коралларны алу хокукы 18 яшьтән 21 яшькә кадәр күтәрелә.

Шул ук вакытта бу таләпләр хәрби хезмәт узучы гражданнарга, шулай ук дәүләт хәрби оешмаларында хезмәт иткән һәм хәрби исемнәре яки юстициянең класслы чиннары булган гражданнарга кагылмый, дигән хокукый төзәтмә билгеләнә.

Шулай  ук закон проектында  Төньякта, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче аз санлы төп халыклар вәкилләренең корал белән эш итү үзенчәлекләрен дә исәпкә алынган, алар өчен аучылык - ул яшәү рәвеше һәм төп керем чыганагы. Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнарына аерым очракларда гражданнарның корал сатып алуга хокук бирү яшен киметү хокукын бирә.

Татарстан парламентарийлары шулай ук шома озын көпшәле корал алу хокукын (үзен саклау максатыннан) элегрәк револьвер, пистолет кебек корал йөрткән  гражданнарга гына бирергә кирәк дип саный. Депутатлар озын көпшәле ярымавтомат коралны (аучылык яки спорт атуы максатларында) һөнәри аучылар яки югары класслы спортчылар арсеналында гына калдырыру ягында.

"Корал әйләнеше кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен  зур куркыныч тудыра, - дип басым ясады  депутат Игорь Бикеев, закон проектын тәкъдим итеп, - әлеге кыйммәтләрне яклау өчен гражданлык коралы әйләнеше буенча законнарда билгеләнгән чикләүләрне камилләштерү тәкъдим ителә. Закон проектының асылы корал белән тиешенчә эш итмәү куркынычларын бетерү".

Игорь Бикеев 2021 елның 11 маенда Казан шәһәрендә, ә  2018 елда Керчьта булган фаҗигале вакыйгалар, тиешле булмаган кулларда коралның нинди иҗтимагый куркыныч хәл китереп чыгаруын  ассызыклады. "Ике очракта да 21 яшькә җитмәгән яшь кешеләр, - диде ул, - әлеге гамәлләр зур иҗтимагый шау-шу тудырдылар, кызганычка каршы җәмгыятьтә, беренче чиратта яшүсмерләр мохитендә, агрессив тәртип модельләрен тиражлыйлар. Ахырдан шуны билгеләп үтәм: әлеге закон проекты - оештыру, агарту һәм законсыз рәвештә корал куллануга каршы тору чараларының берсе генә, төп мәсьәлә кешенең башында".

Игорь Бикеев әйтүенчә, закон проектын әзерләү барышында ул Казан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, татарстанлылар белән аралашкан. Депутат аралашкан кешеләрнең берсе "мәктәптә кемнеңдер законлы нигезләрдә алынган коралы булса һәм аны һөҗүм итүчегә каршы куллансалар, бәлки, бу тарих бөтенләй башка үсеш булыр иде", дигән фикер әйткән.  "Гражданнар коралының оборона, спорт һәм ау максатлары өчен хокукый әйләнешен акларга мөмкин дип саныйм. Әмма ул бик тәфсилле һәм сыйфатлы регламентланган булырга тиеш "- дип аңлатты депутат.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, граждан коралы әйләнешен тәртипкә салу белән беррәттән, сугыш кирәк-яраклары әйләнеше турында да уйланырга кирәк (картечь һәм пулялар). "Сугыш кирәк-яраклары буенча да ниндидер регламент булырга тиеш", - дип тәкъдим итте Президент һәм ул әлеге закон проектын Россия парламентының түбән палатасында тәкъдим итәчәк Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка, бу мәсьәләләрне дә карарга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы депутатлары Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертергә,  корал саклау кагыйдәләрен бозган һәм исерек килеш корал йөрткән  өчен җаваплылыкны катгыйландырырга кирәк дип саныйлар. Аерым алганда, штрафлар күләме арта һәм конфискацияләү мөмкинлеге кертелә.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта аңа корал һәм патроннарны саклау, йөртү яки юк итү кагыйдәләрен бозу, исерек зат тарафыннан утлы ату коралын йөртү, корал коллекцияләү яки экспонатлаштыру кагыйдәләрен бозу, шулай ук корал сатып алу, сату, тапшыру, ташу яки йөртү кагыйдәләрен бозу өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.8 статьясындагы 4 - 6 өлешләрендә билгеләнгән җаваплылык каралган. Административ штрафлар күләме биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр.

Закон проекты тарафыннан гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген яклауны тәэмин итү, иҗтимагый иминлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау максатларында корал кулланып тиешле административ штрафларның күләмен биш мең сумга кадәр билгеләү тәкъдим ителә.

Әгәр дә корал кеше исерек хәлдә табылса яки ул алкоголь куллануга медицина тикшерүен узудан баш тартса, корал конфискацияләнәчәк.

"Шулай итеп, күрсәтелгән гамәлләрне башкаруда гаепле булган гражданнар корал йөртүгә җавапсыз карыйлар һәм билгеләнгән тәртипне үтәмиләр,  башка кешеләрнең тормышына, сәламәтлегенә һәм законлы мәнфәгатьләренә куркыныч тудырырга мөмкиннәр дип таныла һәм югары куркыныч чыганагы буларак корал йөртү хокукыннан мәхрүм ителә", - дип ассызыклады Александр Чубаров.

Шулай ук бүген Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга гражданлык коралы әйләнеше өлкәсендә норматив хокукый җайга салуны катгыйландыру чараларын аерым контрольгә алу тәкъдиме белән мөрәҗәгать ителәр. Парламентарийлар фикеренчә, закон дәрәҗәсендә үзгәрешләр белән беррәттән, гражданнарга корал алу тәртибен билгели торган законга кагылышлы норматив хокукый актлар да таләп ителә. Сүз, аерым алганда, медицина тикшерүе процедурасы, аучылык билетын алу һәм корал белән имин эш итү кагыйдәләренә өйрәтү тәртибе турында бара.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International